Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаилә – дәүләт терәге

Россия Президенты Владимир Путинның Федераль җыенга 2019 ел юлламасындагы: «Беренче һәм икенче балага түләү дәгъва иткән гаиләләр саны 2020 елның гыйнварыннан 70 процентка үсәчәк», – дигән сүзләре хал...

Россия Президенты Владимир Путинның Федераль җыенга 2019 ел юлламасындагы: «Беренче һәм икенче балага түләү дәгъва иткән гаиләләр саны 2020 елның гыйнварыннан 70 процентка үсәчәк», – дигән сүзләре халык арасында җанлану тудырды. Аларны шәрехләү өчен ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге белгече, социология фәннәре докторы Флюра Илдархановага мөрәҗәгать иттек.
– Атаклы татар галиме Риза Фәхреддиннең «Гаилә – дәүләт терәге» – дип язып калдырганына инде йөз елдан артык, – диде Флюра Әмир кызы. – Россия Президенты үзенең 2019 ел юлламасының гаилә тотрыклыгы турындагы өлешендә татар галименең шул сүзләрен кабатлады. Әйе, дәүләтнең нык булуы гаиләнең тотрыклылыгына бәйле.
Моңарчы беренче һәм икенче бала өчен мондый түләүләр керемнәре кеше башына бер ярым яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә бирелде. Хәзер чираттагы адымны ясар вакыт җиткән күрәсең. Планканы 2020 елның 1 гыйнварыннан гаиләнең һәр әгъзасына ике яшәү минимумына кадәр күтәрергә тәкъдим итәләр. Бу, үз чиратында, өстәмә түләүгә хокук бирүче гаиләләр күләмен, гамәлдә, бер ярым тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә. Дәүләт ярдәменнән беренче һәм икенче баласы туган гаиләләрнең 70 проценты файдалана ала. Бала туу һәм тәрбияләү ярлылык куркынычы арттыруын да, гаиләнең тормыш дәрәҗәсе төшерүен дә билгеләми. Инде беренче һәм икенче балага яшь ярымга кадәр түләү каралган. Беренче балага түләү федераль бюджеттан бүленә, икенчесенә ана капиталыннан алынырга мөмкин. Түләү конкрет төбәктә яшәүче баланың яшәү минимумына бәйле. Ил буенча ул аена уртача 11 мең дигән сүз.
Фото:  gailj07.wixsite.com

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ