Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп» журналы: яңа сан

«Гаилә һәм мәктәп» журналының гыйнвар саны дөнья күрдеЯңа елны ничек каршылыйсың, шулай узар диләр бит. Гаиләдә бәхет ташып торсын, мәктәптә гыйлемле, иҗади, үрнәк балалар тәрбияләнсен дигән теләк бе...

«Гаилә һәм мәктәп» журналының гыйнвар саны дөнья күрде
Яңа елны ничек каршылыйсың, шулай узар диләр бит. Гаиләдә бәхет ташып торсын, мәктәптә гыйлемле, иҗади, үрнәк балалар тәрбияләнсен дигән теләк белән әзерләдек журналыбызның гыйнвар санын. Тышлыкта да татарның иң-иң егет-кызлары елмая: «Татар кызы. Татар егете – 2019» бәйгесе җиңүчеләре Азалия Хисамиева һәм Сәйдәш Гыйләҗев.
Милләтебезнең горурлыгы булырдай геройлар авылларбызда да бихисап. Әтнә районының тарихи Олы Мәңгәр авылында, мәсәлән, һәркем театр һәм кино белән «җенләнгән». Балалар да театр уйный, өлкәннәр исә халык театры исемен алганнар, инде хәзер авыллары белән кинода да төшәләр. Ә Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылы мәктәбендә оста куллы мөгаллим бию, тегү һәм мода түгәрәген бер дигән итеп алып бара. Балалар үзләре бии, костюмнарын да үзләре тегә, махсус коллекцияләр әзерләп мода театры да оештырганнар.
Сокланырлык геройлар иҗатта гына түгел. Акча эшләүнең яңа ысулларын кулланып, үзләрен тапкан шәхесләр дә байтак. Акча эшләү һәм һөнәрле булу төшенчәләре вакыт узган саен ник бер-берсеннән ерагая бара? Балаларга нинди юнәлеш күрсәтергә?
Борчыган мәсьәләләр әхлак өлкәсендә дә тулып ята. Җенси тәрбия кебек четерекле теманы күтәргән язма әти-әниләр өчен дә, мөгаллимнәр өчен дә кызыклы булыр, мөгаен. Гыйбрәт алырлык язмышлар да янәшәбездә генә.
Бу – әле журнал битендә дөнья күргән кайбер язмалар гына. Киләсе яртыеллыкта да бергә калыйк. Журнал битләрендә укырга теләгән, үзегезне борчыган мәсьәләләр хакында безгә дә хәбәр итегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ