Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп»нең баш мөхәррире алышынды

1 cентябрь беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче укучылар тормышына гына түгел, «Гаилә һәм мәктәп» журналына  да үзгәрешләр алып килде. Журналыбызга яңа баш мөхәррир билгеләнде. Соңгы өч ел дәв...

1 cентябрь беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче укучылар тормышына гына түгел, «Гаилә һәм мәктәп» журналына  да үзгәрешләр алып килде. Журналыбызга яңа баш мөхәррир билгеләнде. 
Соңгы өч ел дәверендә редакцияне җитәкләгән Ландыш Нәсыйхова бүгеннән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясендә эшли.
«Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире итеп Галия Хәбибрахманова билгеләнде. Ул 12 ел дәверендә «Ватаным Татарстан» газетасында эшләгән.
«Яңа эшкә яңа иҗади фикерләр, яңа проектлар белән килдем. «Гаилә һәм мәктәп» журналын тагын да үстерү, аны әти-әниләрнең, укытучы, тәрбиячеләрнең иң яратып укый торган басмаларның берсе итү өстендә эшләячәкбез», - диде Галия Илдар кызы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ