Логотип Магариф уку
Цитата:

Галереядә – Рамил Гали фотокүргәзмәсе

“Татмедиа”ның күргәзмәләр галереясендә танылган фоторәссам Рамил Галинең ТАССРның төзелүенә 100 ел тулуга багышланган “Бу безнең уртак тарихыбыз” дип исемләнгән фотокүргәзмәсе ачылды. Күңелләргә тансы...

“Татмедиа”ның күргәзмәләр галереясендә танылган фоторәссам Рамил Галинең ТАССРның төзелүенә 100 ел тулуга багышланган “Бу безнең уртак тарихыбыз” дип исемләнгән фотокүргәзмәсе ачылды. Күңелләргә тансык чараны “Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков ачты һәм фоторәссам Рамил Галигә үзенең иң самими һәм җылы сүзләрен җиткерде.
-Татарстан журналистикасы тарихын фоторәссам Рамил Гали исеменнән, аның иҗатыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел, - диде ул. - Аның һәр фотосында үз карашы, үз фикере ярылып ята. Кайсыбер фотографлар матурлык, икенчеләре тарихи хәтер иҗат итүләре белән ачыла. Ә менә Рамил Гали хезмәтләренең һәркайсы, нинди генә темага алынуга карамастан, сәяси төсмер, мәгънә салынуы белән аерылып торды. Бу атнада ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Фоторәсемнәрне шушы күзлектән бәяләгәндә фоторәссамның осталыгы тагын да ачыграк тоела.
“Казанские ведомости” газетасы баш мөхәррире Венера Якупова Рамилнең осталыгын бөтенләй икенче яктан ачты.
-Рамил Гали озак еллар бездә фотограф булып эшләде, - дип башлады ул сүзен. – Газетада, үзегез беләсез, һәрвакыт көн кадагына сугылган материаллар кирәк. Бу мәсьәләдә без үзебездә Рамил кебек оста фотограф эшләве белән бәхетле булдык. Аның хезмәтләре журналист каламе әйтеп бетерә алмаганны ачып бирә торган иде. Ул хәзер дә шулай, халык гамен үзенең фотоларында чагылдыра белә.
Сүз уңаеннан, Рамил Галинең тәрҗемәи хәленә бераз ачыклык кертеп китсәк тә яхшы булыр. Ул – Россия фоторәссамнары берлегенең хакыйкый әгъзасы, шулай ук Мәскәү Журналистлары берлеге вәкиле булып санала, Татарстан Фоторәссамнар берлегендә тора. ТРның атказанган матбугат һәм гаммәви элемтә чаралары хезмәткәре. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы фотохәбәрчесе. Аңа заманында республика газеталарында, “Коммерсантъ», “Труд”, “Комсомольская правда” кебек үзәк органнарда, АКШтагы ялтыравык тышлы журналларда, Россия Президенты В.В. Путинның журналистлар төркемендә эшләргә насыйп булды.
Әлеге күргәзмәгә Рамил Галинең узган гасырның 1980 – 1990нчы елларда төшерелгән фотоларының бер өлеше куелган. Фотография теле ярдәмендә оста анда илебезнең драматик үзгәрешләр кичергән, идеология алмашынган катлаулы елларында халкыбыз тормышы турында сөйли.
Фикерләре, хисләре белән уртаклаша. Вакыты-вакыты белән ул рәсемнәрнең кайберләренә тирән фәлсәфи мәгънә яшеренгән. “Механизаторлар кичке ашта” (1991), “Казан аэропортында Венгрия Президенты Арпад Гёнцны каршылау” (1990), “Ленинград шахматчысы Гата Камский” (1988), “Куас мичкәсе”(1993) кебек фотолары нәкъ менә шундый фәлсәфи эчтәлеккә ия дә.
Галереягә куелган фоторәсемнәр ТАССРның әнә шул чордагы бай эчтәлеккә ия булган тарихи йөзен күз алдына китереп бастыралар.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ