Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаяз Исхакыйның тууына – 140. Милләтебез горурлыгы

Иртәгә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында тат...

Иртәгә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында татар милли яңарышы» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Илле еллык әдәби, публицистик һәм сәяси эшчәнлегендә, шул исәптән Франция, Германия, Польша һәм Төркиядә яшәгән чорларда, иллегә якын әдәби әсәр, йөзләгән мәкалә язган, уннан артык татар газетасы һәм журналын нәшер итү эшен җитәкләгән.


1200px-Ğayaz_Ishaqi,_1911


Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты  тырышлыгы белән уздырылачак әлеге чарада чит иллләрдән (Төркия, Германия, АКШ, Азербайҗан) һәм Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Уфа, Чебоксар, Казан, Яр Чаллы һ.б. шәһәрләрдән галимнәр катнашачак. Конференциядә катнашу өчен 100 дән артык фәнни доклад кабул ителүе үзе үк яңа татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе, татар халкының рухи-мәдәни үсешендә, татар милли-сәяси хәрәкәтендә үзенең лаеклы урыны булган Исхакый шәхесенә  карата игътибарны күрсәтеп тора.


Конференциядә Россия Фәннәр академиясенең А.М.Горький исемендәге Дөнья әдәбияты  институты директоры Полонский Вадим Владимирович,Гаяз Исхакыйның «Идел-Урал» Вакыфы җитәкчесе Түләй Дуран (Төркия), Берлин азат университетнң фәнни хезмәткәре Цвиклинский Себастиан (Германия), Мәрмәрә университеты профессоры, фәннәр докторы Әхмәт Канлыдере (Төркия), Мимар Синан исемендәге Сәнгать университеты профессоры, фәннәр докторы Ильяс Кемалоглу (Төркия), Эгей  университеты профессоры, фәннәр докторы Хатидже Ширин (Төркия), Висконсин университеты профессоры, фәннәр докторы Юлай Шамиль-оглы (АКШ), Азербайҗан Милли фәннәр академиясе Низами исемендәге әдәбият институтының әйдәп баручы хезмәткәре, фәннәр кандидаты Гумматова Хураман һәм башкалар чыгыш ясаячак.


Конференция эшенең төп юнәлешләре: төрки-татар һәм дөнья әдәбиятлары контекстында Гаяз Исхакый иҗаты; Гаяз Исхакый мирасының социаль-фәлсәфи, иҗтимагый-сәяси, эстетик һәм тел үзенчәлекләре; ХХ йөзнең беренче чирегендә татар вакытлы матбугатының аякка басуы, үсеше һәм Гаяз Исхакый; милли яңарыш идеологиясе формалашу һәм Гаяз Исхакый; төрки халыкларның иҗтимагый-сәяси хәрәкәтендә Гаяз Исхакыйның урыны; Гаяз Исхакый һәм татар театры; татар зыялылары эмиграциядә; Гаяз Исхакый һәм ХХ – ХХI йөз башы татар мәдәнияте; Гаяз Исхакыйның тормышын, иҗатын өйрәнү, саклау һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерү.


Конференциядә Татарстан Республикасы дәүләт органнары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һ.б. катнашуы көтелә.


Г.Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан конференция материаллары җыентыгы, «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар» текстологик җыентыгы (5 нче чыгарылыш), «Гаяз Исхаки фотографияләрдә» буклеты нәшер ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ