Логотип Магариф уку
Цитата:

Герой-шагыйрь шигърияте халыкара әдәби бәйгегә дәшә

Татар халкының үлемсез улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең исеме бар дөньяга мәгълүм. Аның фашист тоткынлыгында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы һәм шунда иҗат иткән көрәшче...

Татар халкының үлемсез улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең исеме бар дөньяга мәгълүм. Аның фашист тоткынлыгында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы һәм шунда иҗат иткән көрәшче шигырьләре шагыйрьнең исемен мәңгеләштерде. Рус шагыйре Михаил Львов: «Җәлилнең һәр шигырь юлы канга манчып язылган. Хәтта шаян, шук шигырьләре дә кан түләп алынган. Алар – көрәшче шигырьләр. Герой шигырьләр. Батыр шигырьләр.Алар тоткынлыкта да батыр булып туганнар һәм шунда ук көрәкә ташланганнар», – дип юкка гына язмаган шул. Муса Җәлил шигърияте еллар үткән, буыннар алышынган саен аһәң көчен, үлемсезлеген көчлерәк ишеттерә. Бигрәк тә хәзер – кемнәрдер телебезне тимер кыршаулар эченә тыгып куярга омтылган бер вакытта.


musa


Әлбәттә, моңарчы да, Муса Җәлил иҗатына багышлап, төрле кичә-шигъри бәйгеләр әледән-әле оештырылып киленде. Бигрәк тә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, китапханә., мәдәният йортларында. Быел исә Бөтендөнья татар конгрессы Муса Җәлил иҗатына багышланган шигъри сабантуйны халыкара масштабта үткәрергә ниятли. Төгәлрәк әйткәндә, ул Татарстан Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, «Татарстан. Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, Татарстан Милли китапханәсе, Татарстан язучылар берлеге, Казандагы Муса Җәлил музей-фатиры, «Казан» милли-мәдәни үзәге белән берлектә халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештырачак. Әлеге чараны уздыруның максаты – Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнен ижади мирасын популярлаштыру, патриот-шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру. Беренче тапкыр! Шуңа да ул I халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе дип атала да. Ул түбәндәге 7 номинациядә:


– «Муса Җәлил татар телендә»;


– «Муса Җәлил рус телендә»;


– «Муса Җәлил дөнья халыклары телләрендә»;


– «Җәлил турында»;


– «Яшь җәлилчеләр»;


– «Җәлил сынлы сәнгатьтә»;


– «М.Җәлил исеме белән бәйле урыннар буйлап читтән торып экскурсия» дигән номинацияләрдә үтәчәк. Анда 3 яшьтән алып 25 яшькә кадәр булганнар катнаша ала. Һәрбер номинация буенча алар, яшьләренә карап, дүрт төркемгә бүленә:


– 8 яшькә кадәргеләр;


– 9 яшьтән 13 яшькә кадәргеләр;


– 14 яшьтән 17 яшькә кадәргеләр;


–18 яшьтән 25 яшькә кадәргеләр.


Халыкара конкурс дүрт этапта үтәчәк:


– җирле;


– өлкә күләмендә;


– ярымфинал;


– финал.


Аның I һәм II этаплары (мәктәп, район, шәһәр, өлкә масштабындагылары) татар җирле оешмалары җаваплылыгында уза. Аның I этабы инде төгәлләнү алдында: бары ике көне калды – 10 ноябрь – соңгы көне. Әлеге иҗди бәйге бик күпләрдә зур кызыксыну уятты. Әйтик, бу халыкара чарада Теләче районының Айдар авылы мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе дә бик теләп катнашты. 3 ноябрь көнне «Муса Җәлил татар телендә» номинациясе буенча үзләрендә бәйге оештырды алар. Анда 15 укучы катнашкан. Алар Муса Җәлилнең төрле шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләгәннәр. Бәйгедә җиңүчеләргә грамоталар тапшырылган. Башка мәктәпдәр дә, балалар бакчалары, мәдәният йортлары да Теләченең Айдар авылы халкыннан һич тә калышмас, герой-шагыйребез иҗатына булган тирән ихтирамын үзләренең активлыклары белән расламый калмаслар. Ә инде I этап нәтиҗәләре буенча сайлап алу турын уңышлы узганнарның исемлеген җирле татар иҗтимагый оешмалары 2018 елның 20 ноябренә кадәр халыкара конкурсны оештыру бүлегенә тапшырырга тиешләр. Конкурсның II туры 2018 елның 10 декабреннән дә соңга калмыйча I этапта I – III урыннарны алучылар арасында узарга тиеш. Ә инде I халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең III этабы 2019 елның 10–12 гыйнварында, ә IV этабы 2019 елның 15 февралендә – Муса Җәлилнең туган көнендә Казанда узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ