Логотип Магариф уку
Цитата:

Грипп килә, сак булыйк!

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының матбугат үзәгендә журналистлар ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев һәм Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм күзәтчелек итү идарәс...

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының матбугат үзәгендә журналистлар ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев һәм Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм күзәтчелек итү идарәсенең Татарстан буенча җитәкчесе Марина Патяшина белән очрашты.
Республика Баш санитария табибәсе журналистларга 4 сентябрьдән Россиядә гриппка каршы вакциналаштыру кампаниясе башлануын белдерде.
-Татарстанга балалар өчен - 300 мең һәм өлкәннәр өчен 600 мең доза вакцина кайтарылды да инде, - диде Марина Патяшина. - Хәзерге заман вакцинасы грипп белән чирләүгә юл куймый. Әйтик, узган ел прививкалы бер генә кеше дә грипп белән чирләмәде. Быелгы сезонда 2 миллионнан артык кешегә чәчәк салу планлаштырыла.
Әлмир Рәшит улы гриппның бик куркыныч чир булуын билгеләп үтте.
- Грип бик хәтәр авыру. Дөньяда грипп зәхмәтеннән ел саен миллиардка якын кеше интегә, - диде ул. – Әлеге чир китереп чыгарган өзлегүләрдән меңнәрчә кешеләр вафат була. Грипп аеруча үпкә авырулары китереп чыгара. Шуңа күрә тизрәк прививка ясатырга ашыгыгыз.
Прививканың ярдәменә таянуын дәлилләү өчен республиканың Баш санитария табибәсе һәм аның белән килгән бер төркем медицина белгечләре журналистлар каршында гриппка каршы чәчәк салдырды. Табибләр белмичә кыланмыйдыр, без дә ашыгыйк, җәмәгать. Авырып ятулары бик җайсыз.

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ