Логотип Магариф уку
Цитата:

«Идел-йорт» бәйгесе үз спектакльләрен карарга чакыра

Татар халкы гомер-гомергә театрга мөкиббән инде ул. Камал, Тинчурин, Кариев театрлары артистлары куйган спектакльләрне карап, рухи азык, ләззәтләнү алуларыннан гына чыгып әйтмим мин бу фикерне. Төп эш...

Татар халкы гомер-гомергә театрга мөкиббән инде ул. Камал, Тинчурин, Кариев театрлары артистлары куйган спектакльләрне карап, рухи азык, ләззәтләнү алуларыннан гына чыгып әйтмим мин бу фикерне. Төп эш урыннарында эшләп кайтканнан соң, гаилә мәшәкатьләрен дә бер читкә куеп, кичләрен авыл клубына җыйналып, үзләре үк спектакльләр кую дәрте белән янып йөргән уенчак абый-апаларны күздә тотуым. Бәхетебезгә күрә, халкымда әнә шундый «театр җене» кагылганнар шактый әле. Әйтик, бер Актаныш төбәгендә генә кырыклап халык театры бар. Шулай булмыйча!? Аларның сәхнә осталыгын камилләштерү, халыкка таныту максатыннан республикабызда үзешчән театр коллективлары өчен 1992 елдан бирле «Идел-йорт» бәйгесе үткәрелә. Быелгысының унтугызынчы тапкыр үткәрелүе. Узган елдан башлап ул төбәкара статусын алды һәм шушы бәйгене оештыруда заманында инициатор булган Шамил Закиров исемен йөртә.
Үзешчән театрларның быелгысы да өч турда узды. Анда барлыгы 250 театр коллективыннан 2 меңнән артык кеше катнашты. Шулардан кырык театр коллективы II турга үтте. Әлеге сайлап алу туры март-апрель айларында Чаллы, Минзәлә, Бөгелмә, Чистай, Әлмәт, Буа шәһәрләрендә, Әтнә һәм Теләче районнарында узган иде. Андагы тамашаларны караганнан соң, жюри иң яхшы дип тапкан 12 спектакльне III турга сайлап алды. Алар арасында Мөслим, Теләче, Баулы, Азнакай. Мамадыш, Балык Бистәсе, Чүпрәле, Сарман районы мәдәният йортлары каршындагы халык театрлары, Яшел Үзән музыкаль театры, Актаныш районының Киров авылы мәдәният йорты һәм Башкортстанның Илеш районындагы «Чагыл» халык театрлары бар. Спектакльләренә килгәндә, Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә», «Кыз урлау», Туфан Миңнуллинның «Урман эчләрендә урман», Шәриф Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә», Аяз Гыйләҗевның «Биш бармакта – биш балдак», Таҗи Гыйззәтнең «Кыю кызлар», Гөлшат Зәйнашеваның «Гайфи бабай, өйлән давай» кебек инде татар тамашасына дәүләт театрлары куелышында шактый таныш булган спектакльләр күрсәтеләчәк. Аларны 6 октябрьдән 15 енә кадәр Казандагы Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында карый алачаксыз. Керү махсус чакыру билетлары буенча. Билетлар бушлай. Билетларга 8917 8560206 телефон номерына шалтыратып, заказ бирә аласыз.

Бәйге җиңүчеләре 9 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә игълан ителәчәк. Ул көнне әлеге театр сәхнәсендә «Идел-йорт» бәйгесенең быелгы Гран-приена ия булган театр коллективының спектакле тамашачы хозурына тәкъдим ителәчәк. Гран-при шактый саллы: Татарстан Министрлар Кабинетының 1 миллион сум күләмендәге гранты!
Быелга кадәр бу конкурсның Гран-приена Кукмара (ике тапкыр – 2008, 2014 елларда), Чирмешән, Әтнә, Актаныш, Азнакай, Арча, Теләче, Мөслим районнары, Актаныш районының Киров авылы мәдәният йортлары каршындагы театрлар, узган ел исә Бөгелмә шәһәре татар мәдәнияте үзәгн халык театры лаек булган иде. Быелгысы кемгә елмаер? Анысы 9 декабрьдә генә мәгълүм булачак.

            Таһир САБИРҖАНОВ


Фото: avly-tat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ