Логотип Магариф уку
Цитата:

Ихлас күңелдән башкарылган эш

Казан Кирмәнендә Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» фонды Попечительләр советы Рәисе, ЮНЕСКО Илчесе Минтимер Шәймиевнең татар, рус, инглиз телләрендә басылып чыккан «Ихлас күңелдән» («От души-для души») дип а...

WhatsApp Image 2018-09-07 at 16.39.20
Казан Кирмәнендә Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» фонды Попечительләр советы Рәисе, ЮНЕСКО Илчесе Минтимер Шәймиевнең татар, рус, инглиз телләрендә басылып чыккан «Ихлас күңелдән» («От души-для души») дип аталган китабы тәкъдим ителде. Басма Россиянең тышкы эшләр министры, ЮНЕСКО эшләре буенча коммиссия рәисе Сергей Лавровның  кереш сүзе белән башланып китә.WhatsApp Image 2018-09-07 at 15.55.27


Китаптан өзек Китаптан өзек

Китапта М.Ш.Шәймиевнең биографиясе һәм 1990-2018 елларда Татарстанның беренче Президенты һәм республиканың Дәүләт Киңәшчесе буларак эшчәнлеге бәян ителә. ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча Махсус Илчесе Минтимер Шәймиевнең динара, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, халыклар арасында эзлекле һәм төпле диалог урнаштыруга, тарихи-мәдәни истәлекләрне саклауга, ЮНЕСКО кыйммәтләрен һәм идеалларын таратуга багышланган сайланма чыгышлары, мәкаләләре һәм әңгәмәләре өч бүлектә тәкъдим ителә.  Һәр бүлек фотоматериаллар  белән тулылана бара (фотографлар Михаил Козловский, Михаил Медведев, Максим Богодвид, Владимир Белоусов, Гамил Гали, Сөлтан Исхаков, Алексей Никольский, Сергей Гунеев, Марсел Бадакшин, Рөстәм Кадыйров, Михаил Фролов).


«Төрле милләттәге һәм төрле диндәге кешеләр һәм халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр даирәсенә белмичә-аңламыйча кагылу – әхлаксызлык ул. Бу – бик нечкә материя.  Бу – күңел биләмәсе, ул кешенең иң изге хисләреннән тора. Бу биләмәдә тынычлык һәм гармония урнашса, башка мәсьәләләрне хәл итеп була».

 Минтимер ШӘЙМИЕВ.



Берләшкән Дәүләтләр бердәмлеге эшләре, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык (Россотрудничество) җитәкчесе, Россиянең ЮНЕСКОда даими вәкиле Элеонора Митрофанова китапның өч телдә нәшер ителүен  татарча белән русча, ислам белән христиан дине арасындагы балансны саклау; толерантлык, башкаларга хөрмәт белән карау, дөньяда мәдәниятара диалог тарафдары булу, сүз  белән гамәлнең аерылгысызлыгын раслаучы бер рецепт дип бәяләде.


WhatsApp Image 2018-09-07 at 15.49.53


Шунысы игътибарга лаек, һәр өч бүлектә эпиграф рәвешендә М.Шәймиевның чыгышларыннан өземтәләр китерелә. «Сезнең бөтен тормышыгыз халкыгызга мәхәббәт, аның рухи дөньясын аңлау һәм аның мәнфәгатьләренә хезмәт итү белән сугарылган. Сез Россия Федерациясенең масштаблы дәүләт эшлеклесе булдыгыз һәм бүгенге көндә Россия Федерациясендә ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча беренче һәм бердәнбер Махсус Илчесе»,- диде ул Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итеп.


Китап «Яңарыш» Республика Фонды инициативасы, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы булышлыгы белән Татарстан китап нәшриятендә басылган.


Китаптан өзек Китаптан өзек

Проектның җитәкчесе һәм китапны төзүче - Нурсөя Шәйдуллина.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ