Илһам Байтирәк  музыка үзәге төзергә хыяллана

Узган ел Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узган Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» IV татар музыкасы фестивале Татарстан композиторлары берлегенең 80 еллыгына багышланган иде. Анда Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский дирижерлыгында, классик композиторлар әсәрләре белән рәттән, урта буын иҗатчыларының әсәрләрен дә башкарды. Арада шуларның берсе – композитор Илһам Байтирәкнең «Таңны көткәндә» симфоник поэмасы халык аһәңнәрен классикага үреп баруы белән тамашачының күңелен әсир итте. Тавышы түшәмгә бәрелерлек кул чабулар… Һәм менә без Илһам әфәнде белән Казанның иң матур биналарының берсе – Композиторлар союзы йортында әңгәмә куертабыз.

– Татар кешесе, сабыена исем биргәндә, аңа аерым мәгънә салырга тырыша. Илһам гарәпчәдән иҗади дәрт дигәнне аңлата икән. Әти-әниегез, исем кушу йоласын үтәгәндә, Сезгә күңелләреннән шундый язмыш юрадылармы икән?

– Мин музыкантлар гаиләсендә үсмәдем. Әтием – Әгерҗе егете Илгиз Камил улы Буа районының Черки-Килдураз участок сырхауханәсенә юллама белән баш табиб итеп җибәрелгән. Ә әнием Гөлимә Мөсәвир кызы мәктәптә рус, татар һәм алман телләре укытты, җыр дәресләре бирде. Үземне хәтерли башлаганнан бирле, әниемнең, нинди генә өй эшенә тотынса да, я җырлап, я авыз эченнән берәр җыр көйләп йөргәне истә калган. Ул башкарган озын көйләр, бишек җырлары – барысы да, күрәсең, йөрәккә уела барган. Әти исә еш кына Казанга эш белән сәфәр йөри һәм һәр баруында җыр тәлинкәләре күтәреп кайта иде. Минем өчен аннан да зур бүләк булмагандыр.

Дөньяга аваз салуым Илһам Шакировның иҗаты чәчәк аткан чорга туры килгән. Гаиләдә барысы да мәшһүр җырчының тылсымлы тавышына гашыйк иделәр, шуңа күрә беренче сабыйлары өчен исемне озак эзләмәгәннәрдер.

Мөгаен, йөрәкләрендә берәр төрле сизенү дә булгандыр. Әти башта авыл сырхауханәсе өчен яңа бина салдырды. Ә бераздан медицина хезмәткәрләре өчен дә яңа өйләр җиткерелде. Менә шунда ниндидер могҗиза белән пианино кайтып утырды. Әтине медицина институтына аспирантурага чакырганнан соң, без аның белән Казанга күчендек. Пианино исә, моңаеп, авылда калды.

– Үземә пианино сатып алганда, өйдә аның бик кыйммәт торуы турында сөйләгәннәре хәтердә сакланган. Шуңа күрә мине Сезнең пианиноны авылда калдыруыгыз гаҗәпләндерә.

– Казанга күченгәннән соң, безнең гаиләдә тагын бер вакыйга булды. Миннән һәм энем Илдардан соң, барыбызны да шатландырып, сеңлебез Дилбәр дөньяга килде. Музыканы бик яратучы әнием, минем дә мавыгуымны истә тотып, әтиебезне декрет акчасына «Сюита» пианиносы алып куярга күндерде.

– Ярый әле алганнар. Сез бит музыка мәктәпләрендә һәм училищеларда укучыларга атап чыгарган «Фортепиано өчен балалар пьесалары» («Детские песни для фортепиано») ноталар җыентыгына кереш сүздә: «Беренче адымнар» («Первые шаги») дип аталган тәүге әсәремне ун яшьтә иҗат иттем», – дип язасыз. Шуннан укып, иҗатыгызга әтиегез һәм тәүге музыка укытучыгызның йогынтысы турында да белдем.

– Әгәр чын дөресен әйтсәм, мин иң беренче дәрес биргән укытучымның исемен, бармакларым бик авыртса да, хәтердә калдырмаганмын. Кырыс иде ул. Дөрес уйнамасаң, кулга сугарга да күп сорап тормый иде, шунлыктан музыка белән шөгыльләнү теләгемне чак-чак кына «үтермичә» калды.

Мәктәп фәннәренә генә түгел, музыкага мәхәббәтне дә игътибарлы, сәләтле һәм киң күңелле педагог кына тәрбияли ала. Шаляпин урамындагы 5 нче музыка мәктәбенең икенче классына килгәндә, мине нәкъ менә шундый укытучы каршы алды. Ул – Казан музыка училищесын тәмамлап кына килгән яшь, ягымлы Флера Мөсәвир кызы Беляева иде. Танышуга, беренче сүз итеп, җәен нәрсә белән шөгыльләнүем турында сораштырды. Мин үземнең берничә кечкенә музыкаль пьеса язуым турында әйткәч, аларны уйнап күрсәтүемне үтенде. Булачак остазым, аларны мактап, сабый дөньясын шатлык белән тутырды. Менә шул мизгелдән мине иҗатка канатландырган озын-озак дуслык башланды. Әйтсәм-әйтим инде: Флера Мөсәвировна миндә музыкага мәхәббәтне ныгыткан остаз гына түгел, икенче әнием кебек булды. Ул, минем иҗатым белән кызыксыну белән бергә, кайбер предметлардан, беренче чиратта, сольфеджиодан артта калуымны ошатмыйча, хатаны төзәтү өчен стимул тудырды.

Музыка мәктәбендә укый башлагач, мин шундый ук игътибарлы педагог – композитор, фәлсәфәче, шагыйрь Лоренс Иванович Блиновның композиция классына туры килдем. Үз һөнәрләренең остасы булган шушы ике шәхес тәэсирендә музыкант буларак формалаштым: башымда туып, йөрәк аша узган көйләрне нотага салырга өйрәндем. Фикердәшләр өчен дә, дуслар, башка кунаклар өчен дә ишекләр ачык булган заман бит ул. Алар әни пешергән бәлешне ашарга утыра, ә мин – пианино янына. Менә шуннан чыгып, минем беренче тыңлаучыларым әти-әнием һәм кунакка килгән туган-тумача булды дип әйтә алам. Лоренс Ивановичта, миннән тыш, бүгенге көндә күренекле композитор булып танылган Резеда Ахиярова, Софья Гобәйдуллина исемендәге Хәзерге заман музыкасы үзәге хезмәткәре Алсу Сөнгатуллина, республика Композиторлар берлеге әгъзасы Сергей Беликов та белем алалар иде. Без аларның гаиләләре белән дуслашып, кунакка йөрешеп яшәдек. Лоренс Иванович, безнең гаиләдәге милли мохитне күрептер инде, мине үзенең дусты Шамил Камил улы Шәрифуллин белән таныштырды. Белеп торам: ул моны минем җанымдагы татарлык кылы сынмасын өчен эшләде. Шамил Камил улы И.В.Әүхәдиев исемендәге музыка училищесында да, Казан дәүләт консерваториясендә укыганда да, композиция буенча укытучым булды. Шулай килеп чыкты инде: минем иҗатымны симфоник, камера, вокал музыка һәм балалар өчен музыкаль әсәрләр тәшкил итә.

– «Мирас» фестивалендә Шамил Шәрифуллинның «Милли моңнар» циклыннан өч өзек яңгыраганнан соң ук, оркестр Сезнең «Тиктормас эт» («Неугомонная собачка») симфоник поэмагызны уйнады һәм залның илереп кул чабуына иреште. Остазыгызның үз иҗатыгызга тәэсирен ничек бәялисез?

– Шамил Шәрифуллин иҗатыма татар халык музыкасы аша йогынты ясады. Студент елларымда язылган «Мәче һәм чыпчык», «Колын», «Хыял», «Ария» пьесаларында татар милли аһәңе төсмерләре ярылып ята.

Беренче мәртәбә «Мирас» фестивалендә Дәүләт симфоник оркестры башкаруында уйналган «Таңны көткәндә» («В ожидании утра») симфоник поэмасы минем 50 яшьлек юбилеем уңаеннан иҗат ителгән иде. Аның идеясе дачада ял иткәндә туды. Таң алдыннан бер ритм белән талгын гына яңгыраган металл чыңына уянып киттем. Ишек алдына чыксам, ни күзем белән күрим: үз чылбыры өстенә утырган эт, механизм белән көйләнгән кебек, тавышын күтәрмичә генә өреп-өреп куя. Кабат өйгә кергәч, күпме генә йокыга талырга тырышып карасам да, колагымда шул тынгысыз өрү һәм чылбыр чыңы төрле төсле төшләр фонында яңгырап торды. Менә шул кечкенә генә вакыйга миңа колачлы фикеранә әсәр тудырырга этәргеч бирде. Аны оркестр 14 минут уйнады, ә мин ике ай яздым.

– Сезнең күп әсәрләрегез музыка мәктәпләре һәм училищеларының уку-уйнау репертуарына кертелгән икән…

– 50 яшьлегем алдыннан иҗатыма йомгак ясап карасам, хәйран күп эшләнгән дигән фикергә килдем. Мин моны ике симфониямне, «Сәрвиназ» балетын, «Гөлнара», «Дала» симфоник поэмаларын, валторна һәм оркестр, виолончель һәм оркестр өчен концертлар, кантата, вокал-симфоник циклларны һәм башка жанрлардагы әсәрләрне күздә тотып әйтәм.

– Фамилиягезнең сирәк булуы һәм аһәңле яңгырашы Гомәр Саттаровның «Татар исемнәре ни сөйли?» дигән китабын ачып карарга мәҗбүр итте. Галим язуынча, ул – чын төрки-татар исеме. Татарларда байтирәк ыруг агачы булып исәпләнгән. Борын заманда шундый кабилә дә яшәгән. Үз нәсел-ыруыгызның тарихы белән кызыксынырга вакыт таптыгызмы әле?

– Әтием – муллалар нәселеннән. Аның бабасы Әхмәтсафа Уральск мәдрәсәсендә Тукай белән бергә укыган. Белүемчә, шагыйрь хәтта аңа атап шаян шигырь дә язган. Әхмәтсафа әфәнде – әйбәт язучы үзе; / Каләме – милләткә файда, язганы – Хак көзгесе. / Фамилиясе Байтирәк, аның кебекләр сирәк,/ Мондый кешеләр кайда? Безнең милләткә кирәк. / Әхмәтсафа бабабызның улы Камил – генерал-кавалерист. Совет хакимияте төзелгән елларда аны Үзбәкстанның Бохара шәһәренә басмачыларга каршы көрәшкә җибәрәләр. Соңрак ул репрессиягә эләгә һәм атып үтерелүдән аны Г.Тукайның нәкъ шул шигыре саклап кала. Бөек Ватан сугышы башлангач, рядовой солдат булып фронтка китә һәм Җиңү көне алдыннан – 1945 елның 5 маенда һәлак була. Әбиебезгә аның партбилетка төшкән фотосурәте генә кайтып ирешә. Шул ук елны, Камил Әхмәтсафа улы өстеннән бөтен гаепләрне алып, аның генерал хокукларын кире кайтаралар.

Иҗатчы буларак, ерак бабамның Тукай белән аралашу күренешләре күз алдыма килә иде. Шагыйрьнең туган авылы Кырлайга баргач, мин аннан рухланып кайттым. Шул якты хисләр тәэсирендә «Язгы Кырлай» симфоник поэмасы туды.

– Иҗатчының: язучымы ул, музыкантмы я рәссаммы, төп миссияләреннән берсе – кешелек кыйммәтен, теге яки бу вакыйгага карата үз мөнәсәбәтен белдерү. Дмитрий Шостакович, Ленинград блокадасына багышланган 7 нче «Изге сугыш» симфониясен язып, бөтен дөньяны тетрәндерде. Ә рәссам Пабло Пикассо, Тынычлыкны яклаучыларның Бөтендөнья конгрессы эмблемасы – Тынычлык күгәрченен генә ясаса да, тарихка керер иде.

– Мин, консерватория студенты, 1992-1993 елларда Ирек мәйданында халыкның нинди ярсу теләк, каһарманлык белән республиканың суверенитетын яклаганын һәр көн шуннан дәрескә узганда күреп китә, тетрәнә идем. Шул темага багышлап, 1995 елда мин «Татарстан» увертюрасын яздым.

2017 елда виолончель һәм оркестр өчен язылган концертның премьерасы узды. Ул Донбасстагы фаҗигале вакыйгалар уңаеннан иҗат ителгән иде.

Новороссия халкына багышланган әлеге әсәрдә, музыка һәм төрле музыка коралларының мөмкинлекләреннән чыгып, туган җиренә сугыш килгәч, тынычта яшәргә ияләшкән кешенең йөрәгеннән нинди кичерешләр үтүен сурәтләргә тырыштым. Гади кеше сугышны башламый һәм туктата да алмый. Адәм баласына, дога укып, Югары көчкә ялварырга гына кала.

– Чынлыкта, Сезнең иҗатта имин проектлар күбрәк. Күп кенә әсәрләрегезне хатын-кыз исеме белән атыйсыз: «Гөлнара», «Гөлчәчәк», «Сәрвиназ». Тагын шунысы кызык: яраткан укытучыгызның исемен йөрткән кызга өйләнгәнсез.

– Без Флера белән ул җырчы булган «Пайтәхет» вокаль-инструменталь ансамбленең репетициясе вакытында таныштык. Минем әнинең тавышы матур сопрано иде. Флераның күкрәктән чыккан түбән тавышын да мин бик яраттым. Аның үзенә минем җырларым ошады. Кыз Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә язылган «Гашыйк булдыңмы әллә?» дигән җырымны үз репертуарына алды. Бу инде – башта кызның тавышына, аннан кызның үзенә гашыйк булу очрагы. Без өйләнешергә сүз куешканда, миңа 28 яшь булса да, Флера бик яшь, аңа нибары 22 яшь иде. Башта әти-әниләр, туган-тумачаларны җыеп, никах укытты. Минем күңелемдә бер яшерен хыялым бар иде: ЗАГСта язылышуны фәкать үзем туган, кендек каным тамган авылда гына оештырырга. Никах, күпчелек мишәрләрнеке кебек, гомерлек булсын өчен, шулай эшләргә кирәк дип таптым, ахры. Әти-әнигә белдертеп тормыйча гына, яшь хатыным белән Килдуразга кайтып төштек. Янәсе, Флера гастрольгә чыгып киткәнче, язылышып калабыз да әти-әнигә, туганнарга сюрприз ясыйбыз.

Русларда «Человек полагает. Бог располагает», – диләр. Татар исә үзенә генә таянырга кирәкне онытмый. Шуңа күрә бу очракта аның мәкале дә башкачарак яңгырый: «Атны Аллага тапшыр. Дилбегәне үзең тот». Безнең сәфәрдә боларның икесе дә рас килде. Килдуразда кәләш белән кияүгә шаһит булырлык туганнар калмаганга, авыл советында безгә ЗАГС язуы бирүдән баш тарттылар. Аның каравы, биредә әти-әнинең якын дуслары – Суфия апа белән

Вазыйх абый Вәлиуллиннар яши. Алар гади хезмәт кешеләре: «Никахлаштырабыз да, туй да ясыйбыз», – дип чат ябыштылар. Ә моның өчен Суфия апаның мине уллыкка алуы мәҗбүри булып чыкты. Шулай итеп, минем тагын бер әнием барлыкка килде. Үз әти-әнием вафат булганлыктан, хәзер инде киң күңелле Суфия апа белән Вазыйх абый, чыннан да, иң якын кешеләр.

Кызыбыз Сәрвиназ туганнан соң, Флера җырчы буларак гастрольләргә йөри алмый башлады. Ул, мәктәпкә музыка укытырга күчеп, анда балаларның «Шатлык нуры» ансамблен оештырып җибәрде. Ул төркем минем җырлар белән радио-телевидениедән чыгыш ясый, төрле конкурсларда катнашып, урыннар ала. Хәтта аудиокассета да чыгардылар.

Сез, мөгаен, ике музыкант яшәгән гаиләдә тагын бер музыкант үскәндер дип өметләнәсездер. Юк. Кызыбызны без берьюлы музыка һәм сәнгать мәктәбенә биргән идек. Ул рәсем сәнгатен сайлады һәм хәзер кием-салым модельләштерү белән шөгыльләнә. Сәрвиназыбыз – кием дизайнеры. Алай да, хатыным кебек үк, кызым турында да әсәрләремнең беренче тамашачысы дип әйтә алам.

– Талантлы кешеләр белән очрашсаң, аларга, сәләтләрен ачып уңыш казану өчен, яннарында ныклы бер терәк булу кирәк дип уйлап куясың. Россиядә меценатлык юктан гына барлыкка килмәгәндер. Хәер, ул татарларга аеруча хас булган. Газета-журналлар бастыруны, мәктәпләр ачуны, театр оештыруны әйтәсезме…

– Бүгенге көндә минем өчен, композитор буларак, төп терәк – Россия композиторлар берлеге идарәсе һәм Татарстан Республикасы композиторлар берлеге рәисе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Рәшит Кәлимуллин. «Мирас» фестивале концертыннан соң да аңардан иҗат буенча эшлекле киңәшләр һәм тәкъдимнәр ишеттем. Композиторлар берлеге рәисе эшчәнлегенә алынганчы ук, ул композиторлар һәм музыкантларның иҗади үсешенә ярдәм итәрлек проектлар уйлап тапкан иде. 2009 елда оештырылган һәм хәзер дә үтә торган «Рус һәм татар музыкасы җәүһәрләре» («Жемчужины русской и татарской музыки») халыкара концертлары Татарстанда яшәүче татар һәм рус композиторларның иҗатын дөнья тыңлаучысына җиткерүдә зур роль уйный.

Шул вакыттан алып коллегаларның әсәрләре Лондон, Вена, Берлин, Лейпциг, Стокгольм, Иерусалим, Рим, Флоренция, Барселона, Богота, Салонники кебек Европа шәһәрләренең күренекле залларында уйналды. Берничә ел элек миңа Вьетнамда «Азия-Европа» музыкаль фестивалендә катнашырга туры килде. Ул 2013 елдан башлап, бер елны Казанда уздырылса, икенчесе Вьетнамда үтә. 2017 елда Австралиянең Мельбурн шәһәрендә һәм күптән түгел Яңа Зеландиядә Сидней симфоник оркестры «Рус-татар музыка җәүһәрләре» фестивале концертларында әсәрләремне башкарды. Бу нечкә күңелле иҗатчы өчен әйтеп бетергесез сөенеч булды.

– Буа районының Черки-Килдураз авылында туган татар егете дөньяның төрле кыйтгаларына барырмын да анда үз әсәрләрем яңгыравына шаһит булырмын дип хыялландымы икән?

– Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул, диләр. Минем дә иң зур хыялым яланаяк чирәменнән йөгереп узган туган авылым белән бәйле. Бәхеткә, анда әле безнең өй исән. Ярдәм итүчеләр табылса, шул йортны яңартырга һәм Буаның үзендә балалар өчен Музыка үзәге төзергә хыялланам.

Cөмбел ТАИШЕВА

Добавить комментарий