Логотип Магариф уку
Цитата:

Баш миен чыныктырабыз

«Кызым 2нче сыйныфта укый, сулагай. Сүзләрне кирегә укый, мәсәлән, он – аныңча «но».

«Кызым 2нче сыйныфта укый, сулагай. Сүзләрне кирегә укый, мәсәлән, он – аныңча «но». Саннарны да кире күрә – 21не 12 дип әйтә һәм кушу-алуда хата җибәрә. Әллә ул көзгедәге кебек күрә микән дип шикләнә башладым, бик кайгырам. Миңа нишләргә?

Ихтирам белән Л. ханым».

 

Мондый зарларны еш ишетергә туры килә. Әлбәттә, һәр очрак бик шәхси, әлеге очракта табиблар белән комплекслы дәвалау алып барырга кирәк. Баш миенең уң як ярымшары гәүдәнең сул ягын контрольдә тотса, сул ярымшар гәүдәнең уң ягы өчен җавап бирә. Ике ярымшар да дөрес эшләсен өчен, гади генә күнегүләр җыелмасы бар. Теләсә кайсы баланың үсешенә уңай йогынты ясый торган күнегүләрне белеп тору комачау итмәс.

 

1. Халык уеннары һәм биюләрендәге күнегүләрне кулланырга була.
• Уң тезне күтәреп, аңа сул кул белән сугып алу, кулны чәбәкләү һәм уң кул белән сул тезгә сугып алу. Әйләнә буенча шул рәвешле дүрт тапкыр атлыйбыз, бишенче мәртәбә санаганда ике кул белән ике тезгә дә сугып алабыз. Гомумән, ритмика, бию, спортта күнегүләр сул кул – уң аяк һәм уң кул – сул аяк принцибы белән төзелгән. Хәрәкәтләр музыка белән үрелеп барса, тагын да файдалырак.
• Урындыкта утырган килеш эшлибез: бала уң кулы белән – сул, сул кулы белән уң тезенә, соңыннан уң-уң, сул-сул принцибы буенча тезләренә сугып ала. Күнегүне әкрен ритмнан башларга һәм тизләтергә.

 

2. Әкрен генә башны әйләндерү. Башта – бер, аннары икенче якка.
3. Башны сулга таба борабыз, уң кулны сул җилкәгә куябыз. Башны уңга борганда – киресенчә. 5-6 тапкыр кабатларга.

 

4. Күзләрне чыныктырабыз. Бала йөзеннән 20 сантиметр ераклыктагы карандаш очына карый. Карандашны уңга-сулга хәрәкәтләндерәбез, бала күзләрен генә йөртә, башын бормый. Күзләрне йөртү дөрес сулыш белән үрелеп барырга тиеш. Карандаш уңга киткәндә сулыш алабыз, нәкъ күзләр турысына килеп җиткәндә сулышны чыгарабыз. Сул якка да шул рәвешле эшлибез.

 

5. Кечкенә балалар өчен кулланыла торган «чәбәк-чәбәк» уены да бик файдалы. Чәбәкләүнең тизлеген арттыра барырга кирәк.

 

6. Чиксезлек билгесен язуга кагылышлы күнегүләр ике ярымшарны һәм ике күзне бергә эшләргә өйрәтә, баланың язуын да яхшырта.

 

Дәвамы. 

 

Дания Фәхертдинова, психолог. 

Фото: © Владимир Васильев / ИА «Татар-информ»

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ