Логотип Магариф уку
Цитата:

Декрет ялыннан соң кызыксындыру бармы?

Декрет ялыннан соң эшкә чыккан педагогка матди яктан кызыксындыруның нинди төрләре каралган?

Декрет ялыннан соң эшкә чыккан педагогка матди яктан кызыксындыруның нинди төрләре каралган?
Сәрия Гыймадиева, Югары Ослан районы

Җавап. ТР Министрлар Кабинетының 2010 елның 24 нче августында 678 нче номерлы карары белән расланган «ТР дәүләт учреждениеләре мәгариф хезмәткәрләренең төрле вазифа башкаручы һөнәри квалификацияле төркемнәре хезмәтенә түләү шартлары турындагы Положениесе» нигезендә мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре башкарган эшнең сыйфатына түләү аларның төп эш урынындагы аерым бер вакыт эчендә башкарган хезмәтенең нәтиҗәләре буенча билгеләнә.

 

Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең эш нәтиҗәсен бәяләү ешлыгы учреждениенең җирле норматив актлары һәм коллектив килешүләр нигезендә билгеләнә.

 

Эшкә яңа алынган һәм декрет ялыннан чыккан хезмәткәрләргә  эш сыйфаты өчен түләү эшләгән вакыт нәтиҗәләреннән чыгып һәм эш нәтиҗәсен бәяләү критерийларын карау вакыты җиткәч гамәлгә ашырыла.

Фото: © Султан Исхаков / «Татар-информ»

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ