Логотип Магариф уку
Цитата:

Марат Лотфуллин: «Туган тел укытучыларының компетенциясен тикшерү — куркыныч әйбер түгел»

Татарстанда педагогик аттестациянең яңа формасы сыналды. Апробация кысаларында үз белемнәрен республиканың 2000 туган тел укытучысы тикшерде.  Аттестациянең яңа формасы турындагы фикерен белү өчен «Мә...

Татарстанда педагогик аттестациянең яңа формасы сыналды. Апробация кысаларында үз белемнәрен республиканың 2000 туган тел укытучысы тикшерде.  Аттестациянең яңа формасы турындагы фикерен белү өчен «Мәгариф» Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, физика-математика фәннәре кандидаты Марат Лотфуллинга мөрәҗәгать итте.  lotfullin_marat-e1530794831746-481x500


«Россиядә укытучыларның яңа һөнәри стандартлары эшләнелде. Татарстанда әлеге стандартлар сыналды.  Шуңа күрә, быел аттестация Россия күләмендә беренче мәртәбә апробация рәвешендә генә үткәрелде», - дип белдерде Марат Вазыйх улы.


Педагогик стандартлар Һөнәри үсеш буенча милли система (НСУР) берән беррәттән гамәлгә куелачак.


«Аттестациянең яңа формасы һөнәри стандарт нигезендә алып барыла. Моңа кадәр оештырылган аттестациядән  аның зур аермасы юк, дип уйлыйм. Иң мөһиме, укытучы үз эшен белергә тиеш. Мөгалимнәргә тәкъдим ителгән биремнәр аларның компетенцияләрен тикшерә. Бу ис китәрлек яңалык һәм куркыныч әйбер түгел. Әлеге сынауны уңышлы узар өчен укытучылар һөнәри стандарт белән  танышырга тиеш. Әлеге стандартлар педагоглар белән киңәшеп эшләнде. Интернетта әлеге проект буенча фикер алышу мөмкинлеге дә булдырырды.  Һәр теләгән мөгаллим үз фикерен белдерә алды», - дип белдерде Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре.


Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек алып баручы федераль хезмәт тарафыннан оештырылган сынауда Татарстанның 14 муниципаль берәмлегендә татар телен укытучы педагоглар катнашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ