Логотип Магариф уку
Цитата:

Рәсем күңелне ача (ТЕСТ)

5-7 яшьтә бала нинди уй-хыяллар белән яши? Нәрсәгә борчыла?

5-7 яшьтә бала нинди уй-хыяллар белән яши? Нәрсәгә борчыла? Балагыз турында күбрәк белергә теләсәгез, аның кулы-на ак кәгазь, төсле каләмнәр бирегез дә гаиләгезне сурәтләвен сорагыз. Гаиләгезне, дус-туганнарны – бүгенге көндә, ә йортны киләчәк турында хыялланып ясасын. Аның рәсемнәре сүзләргә караганда күбрәк сөйләр.

 1 нче рәсем
Рәсем төсләргә бай. Баланың рухи халәте тәртиптә, тулы хис-кичерешләр дөньясында яши. Өйнең тәрәзәләре күп булуы баланың аралашучан, башкаларга ачык булуы турында сөйли. Ягъни гаиләдә дә аралашу бар, кунаклар да еш килә. Бала үзен уртада ясаган. Бу – эгоистлык билгеләре. Кызга игътибар бик зур. Мөгаен, монысы гаиләдә бердәнбер бала булуы белән бәйледер. Әти кешенең колаклары юк. Колак бала рәсемнәрендә бик әһәмиятле. Бер-береңне ишетмәү, аңламауны аңлата ул. Бу очракта әти кеше баланың кайбер борчуларына игътибарсыз бугай, аларны әнисе хәл итәр дип уйлый.
2 нче рәсем
Хыялдагы өй бик зур, матур, ачык төсләргә буялган. Тик тәрәзәләре кечкенә. Баланың күңеле ябык, аралашу җитми. Әни рәсеменең әтидән зуррак булуына һәм уртада ясалуына игътибар итегез. Бу гаиләдә, мөгаен, әни кеше баштыр. Хыялдагы йортны ничек ачык итеп сурәтләсә дә, киемнәрен карандаш белән тонык кына итеп буяган. Башка төсле элементлар да юк. Баланың бүгенге тормышына матур хис-кичерешләр җитми. Рәсемдә кешеләр кабат колаксыз. Димәк, бер-берсенең борчуын ишетмиләр…
3 нче рәсем
Баланың күңел дөньясы искиткеч бай, бик иҗади холыклы. Тик бу рәсемдә бер генә нәрсә сагайта: бала үзен әти-әнисеннән аерып куйган. Дөрес, чәчәкләр белән, тик – аерым. Бәлки иҗади холкын гаиләдә аңлап җиткермиләр, һаман ниндидер кысалардан чыкмауны таләп итәләрдер? Баланың дөньяны күзаллавына, хыял-теләкләренә саграк карарга кирәк.
4 нче рәсем
Аңлы әти-әниләргә чаң суга торган рәсем. Бала әти-әнисен бөтенләй ясамаган. «Алар өйдә», – дип аңлата. Апасы, ишегалдындагы иптәш кызы – уйлап чыгарылган персонажлар. Үзе һәм бер иптәш кызы гына тормыштан алынып сурәтләнгән. Песиләре дә хыялдан. Бала бәлки бик җитеш тормышта яшидер, тик ул ялгыз. Ул апа, дуслар турында хыяллана, хайван сурәте (бу очракта песи) аның назга, игътибарга мохтаҗ булуы турында сөйли. Рәсемдә әти-әнисен өйдән дә «чыгармаган», димәк, алар белән рухи якынлык бөтенләй юк. Ә йорт ямьле, иркен. Баланың киләчәкне күзаллавы матур. Ел фасылына да игътибар итү кирәк. Бөтен балалар да диярлек җәй, чәчәк, күбәләкләр сурәтләсә, әлеге кызның күңелендә кыш…
5 нче рәсем

Төсләр аз. Балага уңай хисләр җитеп бетми. Һаман да «колаксыз» әти-әниләр аны ишетмиләр бугай… Өйнең дә көрән төстә булуы сагайта. Чөнки караңгы төсләр куллану – күңелдәге депрессиягә якын халәт турында сөйли. Бу гаиләнең учагын тергезеп җибәрергә кирәк.


Дания ФӘХЕРТДИНОВА, психолог

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ