Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң көчле мәктәп миллион отачак

Бөтенроссияне берләштергән «Уңышлы мәктәп» конкурсы җиңүчесе миллион сумлык грант отачак.Кирәкле документларны җыеп, «Учительская газета» редакциясе һәм «Киләчәккә кертем» саклык банкының хәйрия фонды...

Бөтенроссияне берләштергән «Уңышлы мәктәп» конкурсы җиңүчесе миллион сумлык грант отачак.
Кирәкле документларны җыеп, «Учительская газета» редакциясе һәм «Киләчәккә кертем» саклык банкының хәйрия фонды оештырган «Уңышлы мәктәп» бөтенроссия конкурсы комиссиясе адресына электрон почта аша җибәрү өчен берничә көн калды. Үз проектын гамәлгә ашырырга теләгән һәр мәгариф оешмасына үзе турында белдерер өчен, 2021 елның 28 февраленә кадәр гаризаны җибәрергә кирәк.
Быелгы «Уңышлы мәктәп» конкурсы үзенчәлекле. 2016 елда туган проект беренче юбилеен билгеләп үтә. Атказанган «бишлек» үз алдына масштаблы бурычлар куя. Алар – идеяләр алмашу, илдә аналоглары булмаган практикалар белән бүлешү.
Документлар кабул итү тәмамлану белән жюри эшкә керешәчәк. Комиссия әгъзалары аларны кызыклы эшләр көтәчәгенә ышана. Бу хакта «Киләчәккә кертем» саклык банкының хәйрия фонды башкарма директоры, "Учительская газета" редакция советы рәисе Петр Положевец сөйли. Төп бүләк – 1 миллион сум грант. Җиңүче мәктәп хыялындагы проектын тормышка ашыруга юнәлдерәчәк. Тагын ике команда – көмеш һәм бронза призерлар – 500 000 нән 750 000 сумга кадәр грантка ия булачаклар.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ