Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Казанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия бәйгесенә нәтиҗә ясалды. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсы 2016 елдан бирле «Ел укытучысы» конкурсы кысал...

Казанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия бәйгесенә нәтиҗә ясалды. 
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсы 2016 елдан бирле «Ел укытучысы» конкурсы кысаларында уза. Быел бәйгедәТатарстан Республикасының 45 районыннан 50 укытучы һәм Россиянең 13 регионыннан 20 укытучы катнашты. Бәйгенең йомгаклау этабы 11-15 март көннәрендә Казанда узды.
Соңгы сынуларны катнашучылар кичә Татарстнан Башкаласының 179 нчы гимназиясендә уздылар. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсы финалистлары, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белән түгәрәк өстәлдә катнаштылар.
Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә  атадылар. Конкурс призерлары булып Инсия Маликова (Тукай ройоны), Гөлназ Әхтәмова (Казан шәһәре), Фәридә Сабирҗанова (Яр Чаллы шәһәре), Илcөяр Гобәйдуллина (Чувашия) һәм Азалия Габдрәхимова (Төмән өлкәсе) танылды.
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» исемен Казанның 155 нче мәктәбе укытучысы Гөлнара Нәҗипова һәм Башкортостанның Стәрлетамак шәһәрендәге 104 нче мәктәп укытучысы Римма Галиева яуладылар.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ