Логотип Магариф уку
Цитата:

Ирада Әюпова: «Без һәркемнең талантларын ачу мөмкинлеге бирә торган мохит тудырырга тиеш»

Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Үзенчәлекле караш. Регионнар» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Фестиваль программасына Идел буе федераль округы шәһәрләрендә төзелгән җиде спектакль...

Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Үзенчәлекле караш. Регионнар» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Фестиваль программасына Идел буе федераль округы шәһәрләрендә төзелгән җиде спектакль һәм биш дисциплинарара проект керәчәк. Шулай ук фестивальдә социаль-мәдәни инклюзия белгечләре өчен белем бирү программасы да узачак.
Очрашуның спикерлары – ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, фестиваль продюсеры Диана Сәфәрова, эксперт советы вәкилләре – Туфан Имаметдинов белән Кристина Матвиенко, фестиваль дирекциясеннән Ксения Дмитриева, Татьяна Медюх, Инна Яркова һәм Наталья Соколова.

Ел саен үткәрелә торган «Үзенчәлекле караш» социаль театр фестивале федераль округларда һәм башкалада чиратлап үткәрелә. Беренче форум-фестиваль 2019 елда Мәскәүдә узган, ул Россиянең 250 социаль театр эшлеклесен берләштергән. Фестиваль программасына дәүләт һәм бәйсез театрларның 12 спектакле кертелгән, аны 1500 дән артык тамашачы караган. Пандемия аркасында «Үзенчәлекле караш. Регионнар» конференциясе 2020 елның ноябреннән 2021 елның мартына күчерелгән.
Ксения Дмитриева, «Сәнгать, фән һәм спорт» фондының «Үзенчәлекле караш» программасы җитәкчесе:
– Идел буе федераль округы һәм Казан шәһәре очраклы гына сайланмаган. Хәзерге вакытта бу – иң актив төбәкләрнең берсе. «Сәнгать, фән һәм спорт» фондының системалы ярдәме белән биредәге 11 субъект тифлокомментлау (начар күрүчеләр өчен хәрәкәтне тасвирлау алымы) үсешендә катнаша. Казанның өч театры күрү буенча инвалид булган тамашачыларга спектакльләргә керү мөмкинлеген тәэмин итә. 2019 елда Казанның «НеЗаМи» фонды күрмәүче актёрлар катнашында спектакль кую өчен грант отты. Дустанә атмосфера һәм җирле җәмәгатьчелектә уңайлы мохит булдыру, социаль театрны үстерү кирәклеген аңлау мөһим.

Наталья Соколова, «Со-бердәмлек» сукырларга ярдәм фонды башкарма директоры:
– Социаль театрның төп идеясе – социаль үзгәрешләр. Андый төр театрлар җәмгыятьтә актуаль булган сорауларга җавап эзли. Әмма аерым кешеләр турында спектакль кую гына җитми. Өстәмә белем бирү программалары, тамашачы белән фикер алышу, театр проектына төрле кешеләрне җәлеп итү бик мөһим. Сәнгать рефлексиягә (үз психологик халәтеңне өйрәнү) ярдәм итү өчен кирәк булса, театр бу шикләрне гамәлгә әверелдерү сәләтенә ия.

Форумның максаты – инклюзив җәмгыятьне формалаштыручы хәрәкәт итүче көч буларак региональ һөнәри берләшмәне һәм битараф булмаган кешеләрне берләштерү. Форум-фестиваль тамашачыга социаль театрның ничек үсүен һәм инвалидлыклары булган кешеләр яки авыр тормыш хәлендә калган кешеләр катнашында иҗат ителгән спектакльләрнең нинди сәнгать дәрәҗәсенә ирешә алуын күрсәтәчәк.
Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы мәдәният министры:
– Һәр кеше – талантлы. Без һәр кешенең талантларын ачу мөмкинлеге бирә торган мохит тудырырга тиеш. Аерым компетенцияле кадрлар әзерләргә кирәк. Ул үз эченә психологларны, менеджерларны ала. Мондый проектларда аралашуны дөрес итеп төзи белүләре мөһим. Бу – гади чара гына түгел, ә системалы эшебезнең бер өлеше.
«Үзенчәлекле караш. Регионнар» программасы өч программаны үз эченә ала: театр, белем бирү һәм дисциплиналар. Фестиваль нәтиҗәләре буенча экспертлар тарафыннан бер эш сайланып алына. Ул Мәскәүдә 2021 елның сентябрендә «Үзенчәлекле караш» социаль театрының II форум-фестивалендә катнаша алу мөмкинчелегенә ия булачак.

Ралинә ЗАҺИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ