Логотип Магариф уку
Цитата:

Ишан хатынын уйнар идем...

«Халык театры» дип исемләнгән Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган «Зәңгәр шәл» спектаклендә уйнады. Ике көн...

«Халык театры» дип исемләнгән Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган «Зәңгәр шәл» спектаклендә уйнады. Ике көн дәвамында барган кастингта жюри 100 гә якын катнашучы арасыннан 3 кешене сайлап алган иде: Айзилә Шәймөхәммәтова – КФУның журналистика факультеты студенткасы, Рамил Хәйретдинов – «Газпром Трансгаз» оешмасында инженер, Людмила Абрамова Казандагы 23 нче урта мәктәпнең татар теле укытучысы.
Моңа кадәр дә әлеге конкурс һәм аның җиңүчеләре турында «Мәгариф.уку» сайтында берничә тапкыр язып чыккан идек. Спектакльдән соң Людмила Васильевнадан театр һәм әлеге тамаша калдырган тәэсирләре белән уртаклашуын үтендек.

– Людмила Васильевна, күңелегездә нинди истәлекләр калды, нәрсә авыр, нәрсә җиңел бирелде? Шундый атаклы, театрның йөзек кашы булган «Зәңгәр шәл»дә нинди роль башкардыгыз?
– Репетицияләр вакытында авырып та тора идем, эштән соң да барып йөрүе унайсызрак булды, билгеле. Ләкин мин теләп һәм бик яратып йөрдем. Спектакльдә 1 нче карчык – Гөлҗамал ролен башкардым. Авыр булды дип әйтмәс идем. Зур роль тугел бит. Сүзләрне бик тиз истә калдырдым. Оркестрга кушылып жырлавы гына бераз катлаулырак булды. Ләкин театрның олпат артистлары, «остазларым» булышлыгы, аларның жылы мөнәсәбәте ярдәм итте, булдырдык бит!

– Әлбәттә, булдырдыгыз! Белмәгән кешеләр кемнең артист, кемнең үзешчән икәнен аера да алмады. Ә үзегез нинди роль уйнарга теләр идегез?
– Яңадан уйнарга туры килсә, күбрәк вакыт аралыгында, күбрәк репетицияләр ясап, ишан хатынын уйнар идем.

- Артистлар, театр нинди тәэсир калдырдылар?
– Артистлар, театр күңелемдә үзем дә аңлатып бетерә алмастай якты эз калдырдылар. Театр дөньясы – минем өчен яңа, тылсымлы икенче бер дөнья булды. Һәм мин ул дөньяда яхшылык, яктылык, игелек кенә күрдем. Шулкадәр олы, зыялы, затлы шәхесләрнең үзләрен гап-гади итеп тотуларын күрү гажәп тә, рәхәт тә булды.

Раушания ХӨСНЕТДИНОВА


Фото: kamalteatr.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ