Логотип Магариф уку
Цитата:

Иван Шишкин Мамадышта булганмы?

Атаклы рус пейзажчысы Иван Шишкинның тумышы белән Алабугадан булуын, аның үз картиналарында Чулман буе табигатен сурәтләгән булуын күпләр белә. Ә менә күренекле рәссам 1878 елда ясаган «Арыш кыры» диг...

Атаклы рус пейзажчысы Иван Шишкинның тумышы белән Алабугадан булуын, аның үз картиналарында Чулман буе табигатен сурәтләгән булуын күпләр белә. Ә менә күренекле рәссам 1878 елда ясаган «Арыш кыры» дигән картинасын Мамадыш районының Түбән Яке урта мәктәбе укытучылары  беравыздан: «Картинада тасвирланган пейзаж – безнең Түбән Якедән Бүкәнле авылына илтүче юл инде ул. Әле без яшь чакта юл буендагы ул имән агачы исән иде әле. Мәктәбебезнең элеккеге тарих укытучысы Фоат ага Насыйбуллин заманында, архив материалларына нигезләнеп, И.Шишкинның әлеге картинасында нәкъ  менә Мамадыш төбәгенең арыш басуы тасвирланган булуын дәлилләгән дә иде», – диләр. Укытучылар белер-белми сөйләмәс. Әле шуның өстенә тарихыбызны укучылары күңелендә яңартып, район укытучыларының Мамадышта үткән  август педсоветы уңаеннан оештырылган иҗади эшләр күргәзмәсенә Иван Шишкинның  әлеге картинасын пенопласт, грунтовка, табигый хәзинәләрне файдаланып, үзгә «Туган як» дигән панно да ясап килгәннәр. Картиналары заманча һәм үзенчәлекле: тормыш юлыңда япа-ялгызың да калуың бар, тик һич тә зилзиләләргә бирешмз – һәрчак имәндәй нык булып кал. Алдыңда – ике авыл арасын тоташтыручы бормалы һәм сикәлтәле юлдай тормыш сукмагы. Әгәр дә тырышсаң, маңгай тиреңне нык кына тамызсаң, картинадагы тук башаклы арыш кырыдай муллыкка, байлыкка, һичшиксез, ирешерсең.Ivan_Shishkin_restoration


...Гомумән, Мамадыш укытучыларының һәм укучыларының иҗади эшләре күргәзмәсенә куелган һәрбер стенд әнә шундый тирән уйлануларга этәрердәй иде. Әнә Мамадыштагы 10 нчы «Миләшкәй» балалар бакчасы тәрбиячеләре, халкыбызның «Өч кыз» әкиятенә нигезләнеп, үзгә панорама тәкъдим иткәннәр. Күргәзмәгә куелган эшләр арасында Татарстанда игълан ителгән Лев Толстой елына, Россиядә булып узган футбол буенча дөнья чемпионатына багышлап ясалганнары да шактый иде.


  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ