Логотип Магариф уку
Цитата:

Изге гамәл кылучыларга – 35 миллион сумлык субсидия

Татарстан икътисад министрлыгы 2014 елдан башлап эшчәнлекләре коммерциягә корылмаган оешмалар арасында социаль яктан әһәмияткә ия булган проектларга конкурс игълан итә. Ә инде үз проекты белән хуплау...

Татарстан икътисад министрлыгы 2014 елдан башлап эшчәнлекләре коммерциягә корылмаган оешмалар арасында социаль яктан әһәмияткә ия булган проектларга конкурс игълан итә. Ә инде үз проекты белән хуплау тапкан оешмаларга министрлык тарафыннан ел да 35 миллион сумлык субсидия бүлеп бирелә.
Әле дүртенче тапкыр гына уздырылуына да карамастан республикабызның байтак кына шәһәр һәм районнары, аерым алганда, Казан. Чаллы, Түбән Кама калалары, Азнакай, Спас, Балтач. Югары Ослан районнары бу конкурсның файдалы икәнлегенә төшенеп тә өлгерде. Шуңамы, алар елның-елында үз проектлары белән анда катнашырга атлыгып тора. Тик нигәдер әлегә Әгерҗе, Әлки, Биектау, Теләче, Әтнә районнарының бу конкурста катнашу өчен бер генә проект та тәкъдим иткәннәре юк. Югыйсә, ел саен конкурска 200 ләп заявка алына һәм аларның һәр икенчесе субсидиягә ия була. «Менә быел да 15 июльдән башлап әлеге конкурска  заявкалар кабул итә башладык, һәм ул 23 августка кадәр дәвам итәчәк. Тик ике атналап вакыт үтсә дә, әлегә бер генә заявка да кабул ителмәде», – дип белдерде бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан икътисад министры урынбасары Олег Пелевин.
Субсидияләргә ия булуны күздә тоткан әлеге конкурска коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар социаль әһәмияткә ия булган проектларын ике юнәлеш:
– гражданлык җәмгыяте һәм гражданлык башлангычлары институты үсеше
– халыкның яшәү шартларын яхшырту буенча тәкъдим итә ала.
Әйтик, узган ел «Икенчел чималның экологик нәтиҗәлеге» оешмасы –«Менделеевск каласы халкына чүп-чарны һәм калдыкларны аерым җыю буенча экологик белем бирү», Азнакай районының балыкчылар клубы – «Эстәрле елгасына – яшел коридор», В.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты – «Кама аръягындагы туристик маршрутлар» дигән проектлар, ә «Дөнья чишмәләре» дигән шәфкатьлелек фонды «Традицияләр биләмәсе» дигән ачык интерактив мәйданчыгы тәкъдим иткән иде, һәм алар комиссия тарафыннан иң уңышлылары дип тә табылды. Быел да бу конкурс коммерциягә корылмаган оешмалар арасында зур яклау табар дигән ышаныч бар. Әле вакыт бар дип, үз проектыңны бу конкурска тәкъдим итүне соңгы көнгә кадәр калдырасы түгел – бүгеннән үк җиң сызганып эшкә керешсеннәр иде. Тир түкмичә генә, берәүгә дә субсидияне китереп тә бирмәячәкләр, өләшеп тә йөрмәячәкләр.

    Таһир САБИРҖАНОВ


Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ