Логотип Магариф уку
Цитата:

Күңгәр мәктәбе волейболчылары – Татарстан чемпионы

Укуда һәм үзешчән сәнгатьтә генә түгел, спортта да сер бирә торганнардан түгел Әтнә районының Күңгәр урта мәктңбе укучылары. Спортның да кайсысын диген әле: төгәллекне, җитезлекне күбрәк таләп итә тор...

Укуда һәм үзешчән сәнгатьтә генә түгел, спортта да сер бирә торганнардан түгел Әтнә районының Күңгәр урта мәктңбе укучылары. Спортның да кайсысын диген әле: төгәллекне, җитезлекне күбрәк таләп итә торган волейболга үлеп гашыйк инде алар. Шулай булмаса, Күңгәр мәктәбенең укучы егетләреннән торган волейбол командасы республикабыз мәктәпләре арасында Татарстан чемпионы булып танылыр идемени?! Югыйсә, республикабыздагы 45 районда мәктәпләрендә 2 меңнән артык волейбол командасы исәпләнә. Нәкъ менә шулар арасыннан иң-иң оста волейбол командасы булып танылу өчен егетләрнең үзләреннән дә, җитәкчеләре – «Ашыт» спорт мәктәбе тренеры Илдар абыйлары Әхмәтовтан да күпме үҗәтлек, тырышлык, вакыт белән хисаплашмау соралганын күңгәрләр үзләре генә белә. Иң мөһиме: тырышлыклары бушка китмәде – алар – Татарстан чеппионы. Финалда алар Казан, Әлмәт, Яшел Үзән, Чистай, Актаныш командаларынан өстен чыкты. Афәрин, Күңгәр мәктәбенең волейболчы егетләре!
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ