Логотип Магариф уку
Цитата:

Күгәрченлеләр велосипедта шәп йөри

Кайсы үсмернең техника йөгәнлисе килми икән?! Тик моның өчен яшең җиткән булу, ә иң мөһиме – транспорт иярләү һәм юлда йөрү кагыйдәләрен биш бармагыңдай белү һәм аларны җиренә җиткереп үтәү кирәк. Яше...

Кайсы үсмернең техника йөгәнлисе килми икән?!
Тик моның өчен яшең җиткән булу, ә иң мөһиме – транспорт иярләү һәм юлда йөрү кагыйдәләрен биш бармагыңдай белү һәм аларны җиренә җиткереп үтәү кирәк. Яшеңнең 18 гә җиткәнен көтеп ятып кына булмый. Мәктәптә укыган чагында ук техника серләрен төшенә баруың күпкә хәерле. Республикабыз мәктәпләренең күбесендә нәкъ шулай эшлиләр дә. Әйтик, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбендә яшь автоинспекторлар арасында «Куркынычсыз тәгәрмәч» дигән исем астында район конкурсы булып узды. Ул дәүләт автоинспекциясенең быелның җәендә билгеләп үтеләчәк 85 еллыгына багышланган иде. Анда районның 15 мәктәп командасы катнашты.Алар биш төрле конкурс биремендә көч сынашты. Әйтик, «Велосипедта фигуралы йөрү» биремендә Күгәрчен урта мәктәбенең яшь инспекторларына тиңнәр булмады. Ә инде тулаем конкурс нәтиҗәләре буенча Балтач (Юлсубино) төп мәктәбе командасы беренчелекне яулады. Хәзер инде алар район данын республика күләмендә якларга ныклап әзерләнә. II – III урыннарны исә Югары Тегермәнлек һәм Балык Бистәсендәге 2 нче урта мәктәпләрнең яшь инспекторлары бүлеште.
Арчада исә «Велотуризм спорты – яшьләрнеке» проекты кысаларында велосипедны фигуралы йөртү буенча район ярышы булып узды. Анда район мәктәрләреннән 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 65 бала катнашты. Җиңүчеләр өч яшь төркемендә билгеләнде, һәм алар грамоталар, медальләр белән бүләкләнде.
        Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ