Логотип Магариф уку
Цитата:

Камал театрында – туй!

Керәшеннәр сүзендә тора икән! 13 декабрь көнне “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле Г.Камал театры сәхнәсендә беренче тапкыр спектакль тәкъдим итәбез дигәч, күпләр бу кыюлыктан шикләнеп куйгандыр. Юкк...

Керәшеннәр сүзендә тора икән! 13 декабрь көнне “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле Г.Камал театры сәхнәсендә беренче тапкыр спектакль тәкъдим итәбез дигәч, күпләр бу кыюлыктан шикләнеп куйгандыр. Юкка, җәмәгать!
Премьерасы 1995 елда ук булса да, һаман да халык арасында популярлыгын югалтмыйча тулы заллар җыя торган Т.Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” спектакленә бер генә тапкыр булса да, бармый калган кеше сирәктер. Керәшене, татары, рус кешесе дип тормыйлар – спектакль һәркемгә якын. Илгиз Зәйниев исә әлеге әсәрдәге каһарманнарның сәхнәдәге тормышын “Гөргөри кияүләре+” тә дәвамлы иткән. Яңа заман сулышының керәшен йолалары белән шулкадәр килешле итеп үрелеп китүенә сокланмый мөмкин түгел. Ансамбльдәге егет-кызлар театр артистлары түгел бит... дип уйлап та булмый. Җыр-бию, уен-көлке тамашачыны да бөтереп ала, үзеңне туйдагы кунак дип хис итеп утырасың. Спектакльнең икенче бүлегендә сурәтләнгән туй йоласын, костюмнарны, барлык нечкәлекләрне керәшен авылларыннан белешеп, сорашып җыйганнар. Капка ачтыру, җырлашып ярышу, каз бүлү, бәлеш ачу, пшал боткасы дисеңме!
Авторның, режиссерның, артистларның һәм спектакльгә көчен керткән һәр кешенең бер дулкында, бер рухта эшләвенең нәтиҗәседер бу. Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең хәерле! “Шәп булачак” дип вәгъдә иткәннәр иде, “Бик шәп” килеп чыккан. Афәрин!
Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ