Логотип Магариф уку
Цитата:

Камалның зур сәхнәсенә менәм дисәң

Казандагы Актерлар йортында халык арасыннан артистларны барлау буенча кастинг бара. Бу чара «Халык театры» дип исемләнгән Бөтенроссия конкурсы кысаларында оештырылган. Конкурста катнашучыларга ике ген...

Казандагы Актерлар йортында халык арасыннан артистларны барлау буенча кастинг бара. Бу чара «Халык театры» дип исемләнгән Бөтенроссия конкурсы кысаларында оештырылган. Конкурста катнашучыларга ике генә таләп куела: 16 яшь тулырга һәм актерлык әзерли торган махсус уку йортында белем алмаска тиеш.
Ике көн дәвамында барган кастингтан жюри 5 кешене сайлап алачак. Алар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында репетицияләргә йөриячәкләр. Шундый берничә репетициядән соң, бер абсолют җиңүче билгеләнәчәк. Әлеге уңайдан булып узган матбугат чарасында театрның матбугат үзәге җитәкчесе, маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Илшат Латыпов: «Җиңүченең кем булуына карап (ир-атмы, хатын-кызмы, яшьме-картмы...) аңа премьера спектаклендә зур роль биреләчәк», – диде.
Булачак сәхнә йолдызын күренекле артистлар, сәнгать әһелләре сайлый. Жюри комиссиясендә шулай ук «Современник» театры актеры, Казан егете Шамил Хамматов та бар. Журналистлар белән очрашуда ул, кастингның беренче көне, андагы талантлы катнашучылар турында тәэсирләнеп сөйләде.
Әлеге проект илнең тагын җиде зур театрында бара.
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ