Логотип Магариф уку
Цитата:

Карадуганлылар «Җылы рәхәте»ндә катнаша

Бүген редакциягә нурга күмелеп Балтач районы Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе Раушания ханым Нигъмәтуллина килеп керде. Кулында ике пакет. Ә ул пакетлар эчендә берсеннән-берсе җылы, матур бияләй-о...

Бүген редакциягә нурга күмелеп Балтач районы Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе Раушания ханым Нигъмәтуллина килеп керде. Кулында ике пакет. Ә ул пакетлар эчендә берсеннән-берсе җылы, матур бияләй-оекбашлар. Чыннан да, күңел җылысы куллардан, дуслар!
«Әти-әни назыннан мәхрүм балаларга атап акция оештырганыгызны белгәч тә катнашырга булдык. Бакчага йөрүчеләрнең ата-аналары да бу изге эштә бик теләп катнашты», – ди Раушания ханым.

Барыгызга да Алланың рәхмәте яусын! Салкын көннәрдә бу җылы бияләй-оекбашларны кигән балалар да сезгә бары тик рәхмәтләр генә әйтер, Алла боерса. Әти-әниләренең, тәрбиячеләренең саваплы эшләр башкарганын күреп үскән сабыйлар да игелекле булып үсәр дип ышанып калабыз.

Мәгълүм булганча, «Җылы рәхәте» акциясе 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Ландыш НӘСЫЙХОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ