Логотип Магариф уку
Цитата:

Кариев театрында режиссерлык лабораториясе эшли

Габдулла Кариев театрында режиссерлык лабораториясе эшли башлады. Анда балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакльләр чыгаручы режиссерлар катнаша.  Артистлар Казан тамашачысы өчен дүрт эскиз әзерли.  Бу ту...

Габдулла Кариев театрында режиссерлык лабораториясе эшли башлады. Анда балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакльләр чыгаручы режиссерлар катнаша.  Артистлар Казан тамашачысы өчен дүрт эскиз әзерли.  Бу турыда журналистларга театр директоры Гүзәл Сәгыйтова сөйләде. 
Лаборатория кичә, 8 апрельдә, старт алды. Г.Кариев исемендәге яшь таташачы театры артистлары белән Мәскәү режиссерлары Александра Ловянникова һәм Екатерина Корабельник, Норильск режиссеры Тимур Фәйрузов һәм Уфа режиссеры Илшат Мөхетдинов эшли. Алар алты көн дәвамында балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакль эскизлары әзерләячәк.
Лаборатория текстлары татар сәхнәсе өчен яңа: монда яшүсмерлек кайнарлыгы да, ялгызлык һәм үзең уйлап чыгарган дустың турында кайгырту да, үзенчәлекле кешеләр белән мөнәсәбәт тә бар.
Тамашачы, журналист һәм тәнкыйтьчеләргә «Этнең якын дусты», «Акыллыбаш», «Минем әти — Питер Пен» һәм «Юри сөйләшмәү» эскизлары тәкъдим ителәчәк.
Театраль лаборатория нәтиҗәләрен 13 апрельдә Г.Кариев театры сәхнәсендә күреп булачак.
Айгөл ЮНЫСОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ