Логотип Магариф уку
Цитата:

«Каурый каләм» төгәлләнү алдында. Ашыгыгыз!

«Алтын каләм», «Бәллүр каләм» исемле иҗади бәйгеләр хакында күпләрегезнең ишеткәне бардыр. Беренчесе – киләчәктә журналист белгечлеген сайларга җыенучы егет һәм кызлар өчен үзенчәлекле иҗади имтихан б...

«Алтын каләм», «Бәллүр каләм» исемле иҗади бәйгеләр хакында күпләрегезнең ишеткәне бардыр. Беренчесе – киләчәктә журналист белгечлеген сайларга җыенучы егет һәм кызлар өчен үзенчәлекле иҗади имтихан булса, икенчесе инде – каләм чарлап остарган журналист халкының үз иҗатына бәя алу мөмкинлеге. Шулар өстенә әле тагын соңгы елларда татар яшьләре арасында иҗади конкурсларның «Каурый каләм» дигәне дә шактый танылу алып килә. Шулай булмыйча?! Беренчедән, ул татар телле егет һәм кызлар арасыннан язу сәләте булган, киләчәк язмышын журналист һөнәренә багышларга җыенган яшьләрне ачыклау максатын күздә тота. Икенчедән, ул быел өченче елын уздырыла инде, өченчедән, Бөтенроссия күләмендә.
Мәгълүм булганча, «Каурый каләм» конкурсы КФУның журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе, Татарстан журналистлар берлеге, «Ватаным Татарстан» һәм «Акчарлак» газеталары, Матбугат.ру порталы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә, урта белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һәм махсус урта белем бирү учреждениеләре студентлары арасында уздыра. Әлеге конкурсны уздыруның төп максаты да укучыларда иҗади һөнәрләргә карата кызыксыну уятудан, татар журналистикасын үстерү, аларга КФУда белем алу мөмкинлеге тудырудан гыйбарәт. Бу бәйгегә 2018 елның 15 декабрендә старт бирелеп, ул 2019 елның 15 апреленә кадәр дәвам итәргә тиеш иде. Димәк, III Бөтенроссия «Каурый каләм» конкурсы тәгәлләнергә дә нибары 10 көн калып бара. Шуңа да «Каурый каләм»дә катнашырга ашыгыгыз дип мөрәҗәгать итәсе килә. Бу бәйгегә нәтиҗә ясау һәм бүләкләү тантанасы исә 26 апрельдә – Туган тел көнендә булачак.
Исегезгә төшерәбез: конкурста катнашырга теләгән укучылар жюри хөкеменә «Журналистика» (хәбәр, зарисовка, аналитик мәкалә, корреспонденция, репортаж, интервью, журналист тикшерүе жанрлары) яки «Публицистика» (публицистик мәкалә, очерк, эссе, парча жанрлары) номинацияләре буенча иҗат ителгән ике эш җибәрергә тиешләр. Эшләр бары татар телендә язылган булырга тиеш. Катнашучылар үз иҗади эшләрен электрон почтага җибәрә яки КФУга китерә ала. Эшләр кәгазь яки электрон вариантта кабул ителә.
Россия Федерациясе төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүчеләр конкурста гомуми шартларда катнаша ала.
Гран-при иясе һәм номинацияләр буенча җиңүчеләр КФУның журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендәге татар журналистикасы бүлегенә укырга кергәндә өстенлекләрдән файдалана алачак. Конкурста иң яхшы дип табылган эшләр гаммәви мәгълүмат чараларында урын алачак.
 Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ