Логотип Магариф уку
Цитата:

Кайбер укучылар армиягә соңрак бара

Югары һәм урта махсус һөнәри белем алучылар армиягә соңрак бара. Бүген ил буенча көзге чакырылыш старт алды. Бу чакырылышта республика буенча 3500 кеше хәрби хезмәткә алыныр дип планлаштырыла. Бу хакт...

Югары һәм урта махсус һөнәри белем алучылар армиягә соңрак бара. 
Бүген ил буенча көзге чакырылыш старт алды. Бу чакырылышта республика буенча 3500 кеше хәрби хезмәткә алыныр дип планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.
Белгәнебезчә, югары һәм урта махсус һөнәри белем бирү йортларында укучыларның Ватан алдындагы бурычларын үтәүне кичектереп тору хокуклары бар. Күп кенә егетләр бу мөмкинлектән файдалана да икән. Генерал-майор китергән саннардан күренгәнчә, язгы чакырылыш нәтиҗәләре буенча хәрби хезмәткә алынучылар арасында 20 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр 63,7% тәшкил итә. 18 яше тулуга хезмәткә алынучылар исә 4,8% булган.
Хәрби хезмәткә яраклы иң булдыклы ватандашларыбыз фәнни роталарга алынырга мөмкин.
Агымдагы елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк чакырылыш кысаларында фәнни-хәрби хезмәткә 13 кеше кабул ителәчәк дип белдерде комиссар.
Ландыш НӘСЫЙХОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ