Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан егете «Могҗизалар кыры»нда мәйдан тотты

Узган җомга кичендә Үзәк телевидениенең беренче каналында һәр җомга саен эфирга чыгучы “Могҗизалар кыры”/“Поле чудес” капитал-шоу тапшыруы байтак тамашачыларның исендә танылган Казан музыканты, Казан...

Узган җомга кичендә Үзәк телевидениенең беренче каналында һәр җомга саен эфирга чыгучы “Могҗизалар кыры”/“Поле чудес” капитал-шоу тапшыруы байтак тамашачыларның исендә танылган Казан музыканты, Казан шәһәренең балалар музыка-хор мәктәбе директоры Евгений Кубышкинның катнашуы белән исендә калгандыр. Әлеге популяр тапшыруның оештырылуына 30 ел тулуга багышланган кичәдәге сораулар Россиядә юл чакрымнарының элек нинди исемнәр белән йөртелүен эченә алган иде.
Бу тапшыруга Евгений Валентиновичны Казан тарихын яктырткан кроссворд төзегән өчен чакырганнар. Ул кичәдә Евгений Кубышкин финалга кадәр барып җитте әмма музыкантка аны отарга насыйп булмады. Аның каравы, ул ансамбль составында аккордеонда уйнап, кызы Катяны биетте. Алып баручы шоумен Леонид Якубовичның рәсеме төшерелгән касә һәм тузансуырткыч белән бүләкләнде.
Моны ни өчен шулай бөртекләп сөйли икән, дисезме? Казан шәһәренең Евгений Кубышкин җитәкчелегендәге балалар баянчылары ансамбле 30нчы августта – Татарстан республикасы көненә – 30 ел һәм ТАССР оештырылуга 100 ел тулу уңаеннан уздырылган бәйрәм концертында катнашты. Йөзгә якын баянчыдан торган ансамбль ул көнне башкалабызның ике гүзәл урынында – Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры каршында һәм Казан Кремленең 1нче Май мәйданында чыгыш ясау бәхетенә ирешкән иде. Мәскәү калаларында Казан данын яклап йөргән балалар остазына рәхмәтләр укыйсы гына кала.
Ирек НИГЪГМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ