Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан гыйльми үзәгендә җитәкчелек алышына

Россия Фәннәр академиясенең Казан гыйльми үзәге тарихы 1945 елдан – СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы буларак эшли башлаудан языла башлый. 1963 елда ябылып, тагын ун елдан кабат ачыла. Ә инде 19...

Россия Фәннәр академиясенең Казан гыйльми үзәге тарихы 1945 елдан – СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы буларак эшли башлаудан языла башлый. 1963 елда ябылып, тагын ун елдан кабат ачыла. Ә инде 1991 елдан  бүгенге статуста – йөртелә башлый. Аның карамагында алты фәнни учреждение, меңгә якын кеше исәпләнә.
Казан галимнәренең  Россия һәм дәньякүләм фән үсешенә керткән хезмәтләрен бәһаләп бетергесез. Әтиле-уллы Арбузовлар, Гыйлем Камай, П.А.Кирпичников, А.И.Коновалов, А.Н.Пудовик, М.Т.Нужин,, Хәмит Мөштәри кебек күренекле галимнәрнең исемнәрен әйтү дә җитә. Бүгенге көндә дә Казан галимнәре фәнни эзләнүләр өлкәсендә иҗади эшчәнлек алып бара. Юкка гына ул Идел буе төбәгендә физика-химия, химия-биология тикшеренү үзәге булып саналмый.
2008 елдан Казан гыйльми үзәген академик Олен Синяшин җитәкләп килде. «Фән өлкәсендә дә буыннар алмашы булырга тиеш. Заман яңа таләпләр куя. Ник дисәң, 2021 ел Россиядә Фән һәм технологияләр елы игълан ителде.  Заман куйгган җитди бурычларны хәл итәргә энергияле яшьләр алынса, нәтиҗәсе күбрәк булыр дип саныйм. Шунлыктан мин Казан гыйльми үзәге директоры постыннан китәргә карар кылдым Иртәгә – 25 февраль – бу вазифада соңгы эш көнем», – дип белдерде ул бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булып узган матбугат конференциясендә.
Казан гыйльми үзәге директоры вазифасына дүрт кандидат дәгъвалый. Сайлау көне кайчан үтәчәге әлегә мәгълүм түгел.   
                        Таһир САБИРҖАНОВ

фото «Татар-информ» сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ