Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан кабат үзенең мәдәни башкала булуын раслаячак

Башкалабызда 11-19 апрель көннәрендә М.И.Глинка исемендәге XXVI Халыкара вокалистлар бәйгесе узачак. Быелгы музыкаль «бил алышуга» Россиянең барлык диярлек регионнарыннан тыш, Көньяк Корея, Кыргызстан...

Башкалабызда 11-19 апрель көннәрендә М.И.Глинка исемендәге XXVI Халыкара вокалистлар бәйгесе узачак. Быелгы музыкаль «бил алышуга» Россиянең барлык диярлек регионнарыннан тыш, Көньяк Корея, Кыргызстан, Казахстан, АКШ, Украина һәм башка илләрдән классик җыр башкаручы осталар җыелачак. «Казанга килергә башлап 247 кеше теләк белдергән иде. Бүгенге көндә 233 кеше үз катнашуын раслады», – дип белдерде республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова ТР Министрлар Кабинетында чарага багышлап уздырылган брифингта.
Катнашучыларның иң яшенә – 19, ә иң олысына 32 яшь. Аларның иҗатына бәяне Россиянең атказанган артисткасы, Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова җитәкчелегендәге жюри бирәчәк.
«1999 елда башкалабызда уздырылган әлеге мәдәни чара 20 елдан соң Казанга кайта. Алай гына да түгел, дүрт ел тукталып торганнан соң нәкъ менә безнең шәһәрдә яңадан торгызыла», – диде үз чыгышында Ирада Әюпова.
Вокалистларның М.И.Глинка исемендәге бәйгесе – Россиядә музыка өлкәсендә үткәрелә торган конкурсларның иң борынгы һәм абруйлысы санала, ул 1960 елдан бирле үткәрелеп килә. Әлеге бәйге нәтиҗәләре яшь артистларның һөнәри яктан үсешенә зур йогынты ясый. Россия һәм дөньякүләмендә опера сәхнәсендә алдынгы урынны биләүче барлык җырчылар диярлек М.И.Глинка исемендәге бәйгедә лауреат я дипломант булган шәхесләр.
Классик музыканы үз итүчеләрне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында көтәләр. Керү ирекле.
Ландыш НӘСЫЙХОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ