Казан кешесе лотереяга 155 миллион сум откан

Казан риелторы лотерея уенында 155 миллион сум откан. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. 

Казанда яшәүче 25 яшьлек риелтор  отышны алырга ике атнадан соң гына килде. Отышның суммасы 155 млн 47 мең 238 сум тәшкил итә, — дип хәбәр итә Россия территориясендә дәүләт лотереяләрен таратучы иң зур матбугат хезмәте.

Җиңүченең отышның ике миллионын хәйрия чараларына тотарга теләве билгеле.

 

 

Добавить комментарий