Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан Сабантуе дүрт мәйданчыкта үтәчәк

23 нче июнь көнне Казанда татар халык бәйрәме Сабантуй узачак. Бәйрәм чаралары шәһәрнең дүрт мәйданчыгында оештырыла, Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта төп бәйрәм чарасы үтә. Шәһәрлеләрне һәм кунакларны...

23 нче июнь көнне Казанда татар халык бәйрәме Сабантуй узачак. Бәйрәм чаралары шәһәрнең дүрт мәйданчыгында оештырыла, Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта төп бәйрәм чарасы үтә. Шәһәрлеләрне һәм кунакларны халык күңел ачулары, мәзәкләр, иҗади мастер-класслар, кул эшләре ярминкәсе һәм спорт ярышлары белән бай программа көтә.
Концерт программасы Каенлыкта берничә бәйрәм мәйданчыгында узачак. Тамашачылар өчен сәнгать осталары, эстрада йолдызлары, шулай ук Казан һәм Татарстанның иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
Барлык теләүчеләр дә капчык белән көрәштә, авыш бүрәнәдә йөрүдә, чиләк белән йөгерүдә, капчык киеп сикерүдә, йомырка белән йөгерүдә, шулай ук аркан тарту, чүлмәк вату, гер күтәрү, армреслинг, көч сынашу кебек спорт ярышларында катнаша алачак. Милли көрәш буенча ярышлар Сабантуйның иң якты чараларының берсе булачак. Иң көчле һәм җитез катнашучылар истәлекле сувенирлар һәм призлар алачак.
Импровизацияләнгән авыл утарларында кунаклар татар халкының көнкүреше һәм декоратив-гамәли иҗат осталарының кул эшләре белән таныша алачак. Гадәттәгечә көн дәвамында аттракционнар белән балалар мәйданчыгы эшләячәк, шулай ук яшь тамашачылар өчен аниматорлар белән интерактив уеннар һәм төрле конкурслар оештырылачак. Балаларны иҗади мастер-класслар, аквагрим, пони һәм атларда йөрү көтә.
Бәйрәм Каенлыкта 9.30 сәгатьтә башлана.
Шул ук вакытта халык күңел ачулары Дәрвишләр бистәсендә һәм Аккош күлендә узачак. Башкала халкы һәм кунаклары өчен концерт программасы әзерләнгән, анда Татарстан Республикасы артистлары, шулай ук фольклор ансамбльләр һәм коллективлар чыгыш ясаячак. Спорт мәйданчыкларында милли конкурслар һәм ярышлар узачак, ә балалар өчен күңел ачу программалары белән аерым мәйданчыклар оештырылачак. Шулай ук территориядә татар халкының мәдәниятен һәм көнкүрешен чагылдыра торган авыл ишегаллары урнаштырылачак, аларда районнарның иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
14.30 сәгатьтә «Казан» халыкара ат-спорт комплексында Сабантуй хөрмәтенә ярышлар узачак. Башкала халкы һәм кунаклары ат чабышын һәм татар эстрадасы йолдызларының бәйрәм концертын карый алачак. Ипподромның төп трибуналар комплексы холлында күргәзмә оештырылачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ