Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Әлмәт театры гастрольләре старт ала

Г. Камал театрында Әлмәт татар дәүләт драма театры спектакльләре күрсәтеләчәк. 14-17 февральдә Казан тамашачысына җиде премьера спектакле тәкъдим ителәчәк.16 февральдә Әлмәт театры артистлары «Тынлыкт...

Г. Камал театрында Әлмәт татар дәүләт драма театры спектакльләре күрсәтеләчәк. 14-17 февральдә Казан тамашачысына җиде премьера спектакле тәкъдим ителәчәк.
16 февральдә Әлмәт театры артистлары «Тынлыкта гына урын бар» драмасын күрсәтәчәк. Сүзнең кадере кайчан бетте? Ни өчен гаилә тормышы турында меңәрләгән китаплар, телетапшырулар, фильмнар, психологик тренинглар чыгуга карамастан аерылышучылар саны елдан-ел арта? Ни өчен сугыш китергән бәла-казалар турында миллионлаган сүз әйтелгән булса да, дөньяда сугышлар туктап тормый? Ни өчен татар теле, мәдәниятен үстерү турында бертуктаусыз сөйләп-язып торуга карамастан чынлыкта телне куллану даирәсе көннән-көн тарая?
Ни өчен без: «Чын дөресен әйткәндә», — дибез дә, ялганлый башлыйбыз? Әлеге спектакль шушы сорауларны куя һәм аларга җаваплар эзли.  Драманың авторлары: Туфан Имаметдинов һәм Равил Сабыр. 
Шулай ук Әлмәт театры Казанга  «Яшь йөрәкләр», «Медея: материал», «Синсез килгән язлар», «Хыял йорты», «Әҗәлгә дару бар диләр», «Мең дә беренче кичә» спектакльләрен алып килде.
Фото: kamalteatr.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ