Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган спектакльләр декадасы узачак

Тиздән Казанда Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулу уңаеннан язучының әсәрләре буенча куелган спектакльләр декадасы башланып китәчәк. Бу хакта узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде. Анда Аяз Гыйлә...

Тиздән Казанда Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулу уңаеннан язучының әсәрләре буенча куелган спектакльләр декадасы башланып китәчәк. Бу хакта узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде. Анда Аяз Гыйләҗевның тормыш иптәше Нәкыя Гыйләҗева, улы, драматург Мансур Гыйләҗев, Аяз Гыйләҗевның иҗатын өйрәнгән галим, филология фәннәре кандидаты, доцент Миләүшә Хәбетдинова, Г.Камал театрының әдәби бүлек җитәкчесе Нияз Игъламов катнашты.


WhatsApp Image 2018-10-22 at 17.15.56 (1)


5-11 ноябрь көннәрендә татар прозаигы һәм драматургы Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган спектакльләр декадасы узачак. Оештыручылар әйтүенчә, анда Хакас милли театры һәм Әлмәт, Әтнә, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән татар театрлары катнашачак.


Декада кысаларында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында һәм К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында түбәндәге спектакльләр күрсәтеләчәк:


5 ноябрь – «Кичер мине, җирем!» («Өч аршын җир») А.М.Топанов исемендәге Хакас милли театры


8 ноябрь - «Кар астында кайнар чишмә». Әлмәт татар дәүләт драма театры


8 ноябрь - «Оҗмах капкасы». Әлмәт татар дәүләт драма театры


9 ноябрь - «Өч аршын җир». Яр Чаллы татар дәүләт драма театры


9 ноябрь - «Югалган көн». Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры


10 ноябрь - «Ефәк баулы былбыл кош». К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры


11 ноябрь - «Яра». Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры


11 ноябрь - «Әтәч менгән читәнгә». Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры


«Татарлар Аяз Гыйләҗевның кем икәнлеген болай да белә. Ә менә хәзер аны бөтендөнья күләмендә дә танытырга вакыт җитте. Миләүшә Хәбетдинова һәм башка активистларның тырышлыклары, язучы гаиләсенең һәм дәүләтебезнең ярдәме белән Аяз Гыйләҗев әсәрләренең венгр, төрек, рус телләренә тәрҗемәләре басылып чыга. Аяз Гыйләҗев иҗаты төрле халыкларның яшь буын вәкилләре арасында да үз аудиториясен тапсын иде», – диде Нияз Игъламов.


WhatsApp Image 2018-10-22 at 17.15.56



Миләүшә Хәбетдинова әйтүенчә, спектакльләр декадасы тәмамлану белән, 12 ноябрь көнне фәнни мәйданчык эшли башлаячак. «Бу көнне пленар утырыш булачак һәм ГУЛАГ мәйданчыгы эшләячәк. 13 ноябрь көнне тәрҗемә мәйданчыгы эшли һәм без Аяз Гыйләҗевның төрек телендә чыккан китабын тәкъдим итәчәкбез. Ә 14 ноябрьдә укытучыларны һәм укучыларны җыябыз. Аларның сораулары буенча, Бибинур образын ачабыз. Монда без артистларны, режиссерларны, сценаристларны  чакырабыз», - дип хәбәр итте галимә.WhatsApp Image 2018-10-22 at 17.15.56 (2)


Чарага Венгриядән Аяз Гыйләҗевның дусты Арпад Галгоци, Германиядән тюрколог Марк Кирхнер, ГУЛАГ фонды җитәкчесе Йолант Пинтер һ.б. дәрәҗәле кунакларның килүе көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ