Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда халыкара фәнни-гамәли конференция узачак

26 – 27 март Казан Федераль университеты профессоры Фоат Галимуллинга 80 яшь тулу уңаеннан «Милли сәнгать һәм әдәбиятларының үзара бәйләнеше контекстында татар әдәбияты һәм мәдәнияте» дип исемләнгән х...

26 – 27 март Казан Федераль университеты профессоры Фоат Галимуллинга 80 яшь тулу уңаеннан «Милли сәнгать һәм әдәбиятларының үзара бәйләнеше контекстында татар әдәбияты һәм мәдәнияте» дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.
Конференциядә «Мәктәп һәм вуз методикасында яңа алымнар, туган телләр һәм әдәбиятлар , Ф. Г. Галимуллинның татар әдәбиятын укыту методикасы өлкәсендәге эшчәнлеге»,«Татар әдәби тәнкыйтьчесе һәм публицистикасы:Ф. Г. Галимуллинның эшчәнлеге», «Жанр -тематик стратегияләр һәм стиль үзенчәлеге, татар әдәбиятында һәм Россия халыклары әдәбиятларында чит ил кешеләре, тарих һәм хәзерге заман» кебек темалар яңгыраячак.
Конференция онлайн-форматта да барачак. Чараның тантаналы ачылышы КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (Татарстан, 2) сәгать унда башлана.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ