Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан көллияте Швеция һәм Мисырдан кунаклар көтә

Бүген «Бер мәктәп – бер ил» проекты кысаларында чит ил кунакларын каршы алырга әзерләнүче егет һәм кызларны күзәттек. Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте студентлары бу чара өчен махсус рәвештә инглиз...

Бүген «Бер мәктәп – бер ил» проекты кысаларында чит ил кунакларын каршы алырга әзерләнүче егет һәм кызларны күзәттек. Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте студентлары бу чара өчен махсус рәвештә инглиз телен белүләрен камилләштергән, эшче һөнәрләр үзләштерүләре өстенә сәнгатькә маһирлыклары ачыкланган.
Көллият директоры Ольга Владимировна Силантьева сүзләренә караганда, 22 август көнне уку йортына ике илдән кунаклар киләчәк. Хәзерге вакытта Мисыр командасы белән белән сөйләшүләр алып барыла. Ә Швеция вәкилләре белән очрашу кыш азагында узган инде. «Алар белән дуслашырга өлгердек инде. Шведлылар күчтәнәч итеп безгә үзләренең милли әләмен, командадагы барлык әгъзалар кул куйган футболка һәм шоколадларын алып килде. Инде хәзер без аларны лаеклы рәвештә каршы алырга әзерләнәбез» – диде ул, талкыш кәләвә һәм башка тәм-томнар пешерүче оста студентлар һәм укытучылар белән таныштырып. Айгөл Вяльшина, мәсәлән, көллиятне 2 ел элек тәмамлаган булса да, хезмәт юлын шунда ук дәвам итәргә булган. Хәзер ул уникаль ысул белән карамельне эретә һәм чәчәкләр ясый. Хәтта табигать буенча ит яратучы егетләр дә баллы хезмәтне үз иткән бу көллияттә. Екатеринбург татарларына да мастер-класс күрсәтеп кайткан Айназ Шәрәфиев, мәсәлән, кунакларны татарның милли ризыгы талкыш кәләвә белән сыйларга әзерләнә.

Ольга Владимировна бу проектның яшьләрнең үсеше, үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлеге өчен мөһим этап булуын ассызыклады.

Исегезгә төшерәбез, гыйнвар башында «Бер мәктәп – бер ил» (One School – One Country) эшче һөнәрләр абруен күтәрү һәм профориентацияне камилләштерү буенча белем бирү программасына старт бирелгән иде. Әлеге проектта башкаланың 57 белем бирү йорты катнаша. WorldSkills чемпионаты вакытында аерым бер илдән килгән катнашучылар мәдәни һәм һөнәри яктан тәҗрибә уртаклашу өчен әлеге мәктәп-көллиятләргә кунакка барачак.
https://www.youtube.com/watch?v=BqV5srCmFHQ

Ландыш НӘСЫЙХОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ