Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУ татар атласы булдырачак

КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты магистранты Айдар Шәйхин татар телендәге астрономия атласы–дәреслеге өстендә эшли.«Астрономия буенча татар телендәге китап чыгару те...

КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты магистранты Айдар Шәйхин татар телендәге астрономия атласы–дәреслеге өстендә эшли.
«Астрономия буенча татар телендәге китап чыгару теләге күптән бар иде. «Гыйлем» проекты кысаларында без алты ел дәвамында фән үстерү белән шөгыльләнәбез, фәнни-популяр лекцияләр үткәрәбез, шул исәптән астрономия буенча да, – дип сөйли А.Шәйхин. – Атлас чыгару идеясен без күптән түгел ТР Яшьләр министрлыгында әйткән идек. Анда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та булды, аңа бу инициатива ошады».
Әлеге китап танылган астрофизик, Россия Фәннәр академиясе академигы, Казан университетының мактаулы профессоры Рәшид Сөнәев белән берлектә төзелә. Ул татарча белем алучы 8–9 нчы сыйныф укучылары өчен каралган.
«Татарстанда андый мәктәпләр күп, әмма аларда татар телендәге дәреслекләргә кытлык бар. Татарча астрономия укыткан укытучылар Кояш системасы планеталары, галактика, йолдызлар турында кызыклы формада язылган китап чыгуына куаныр», – дип уйлый яшь галим.
Лилия САДРЕТДИНОВА
КФУ сайты материалы буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ