Логотип Магариф уку
Цитата:

Хәмдүнә Тимергалиевага Башкортстанның халык артисты исеме бирелде 

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиевага вафатыннан соң Башкортстанның халык артисты исеме бирелде. Мәрхүмә белән хушлашу Габдулла Тукай филармониясендә узды. «Хәмдүнә апа Башкортстанның Бора...

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиевага вафатыннан соң Башкортстанның халык артисты исеме бирелде. Мәрхүмә белән хушлашу Габдулла Тукай филармониясендә узды. 
«Хәмдүнә апа Башкортстанның Борай районында туып, 44 ел Татарстанда яши. Дөньяда яшәгән татар һәм башкорт халкы арасында үзенең җыры, моңы белән танылды. Аны Башкортстан халкы да ярата.  Бик авыр кайгы, югалту бу. Февральдә Башкортстан җитәкчесе аңа халык артисты исемен бирү указына кул куйган иде. Әмма коронавирус сәбәпле, әлеге исемне аңа бирә алмадык, ләкин бүген әлеге зур лаеклы бүләкне аңа тапшырабыз», — диде Башкортстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Рәнис Алтынбаев.
Артист Хәмдүнә Тимергалива 14 сентябрь көнне иртән вафат булды.
Илшат ВАККАЗОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ