Логотип Магариф уку
Цитата:

Хезмәттәшебезгә – мактаулы исем

Безнең Яңа Арыш авылы күренекле шәхесләргә бик бай. Әйтик, Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та тумышы белән безнең авылдан. Шундый күренекле авылдашларыбыз исеменә тагын бер авылдашы...

Безнең Яңа Арыш авылы күренекле шәхесләргә бик бай. Әйтик, Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та тумышы белән безнең авылдан. Шундый күренекле авылдашларыбыз исеменә тагын бер авылдашыбыз өстәлде: ул – хезмәттәшебез. Яңа Арыш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле химия һәм биология укытучысы Галия Гыймран кызы Нәбиуллина. Шушы көннәрдә аңа Татарстан Президенты Указы нигезендә «Татарстан Республикасның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде. Моны һич тә авылдаш Презентыбызның  якташына карата үзсендерүе, ягъни русча әйткәндә, поблажкасы дип кабул итмәсеннәр. Галия Гыймран кызы – чын мәгънәсендә тирән белемле, 38 еллык педагогик стажы булган тәҗрибәле остаз-укытучы. Укыту-тәрбия эшендәге системалылык, яңалыкка омтылу, үз-үзен камилләштерү өстендә туктаусыз эзләнү – аның төп сыйфатлары. Республикабызда беренчеләрдән булып, Мәскәү галимнәре белән килешү төзеп, яңа химия дәреслекләре буенча эшләп караучы да ул булды,  үз вакытында бердәм дәүләт имтиханнары бирү буенча башланган экспериментка да галия Гыймран кызы актив кушылды... Саный китсәң күп инде алар. Мәктәбебездә дәресләр тәмамлангач та, ул өенә ашыкмый әле: аны әйләндереп алган укучыларына төпле киңәшләрен бирә, аларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерли, күпсанлы сорауларга чишелеш табарга ярдәм итә. Ныклы белем нигезләрен үзләштергән укучылары ел да укытучы апаларының ышанычын аклыйлар – имтиханнарда 80 –95 шәр балл җыеп, үзләре сайлаган югары уку йортларына укырга керәләр. Белемле шәкертләре район дәрәҗәсендә генә түгел, республика күләмендә дә сынатмый: соңгы өч ел эчендә генә дә үзе укыткан химия һәм биология фәннәреннән район олимпиадаларында 22 җиңүче һәм призер, ә республикада 3 призер әзерләгән укытучы ул!

Югары квалификация категориясенә ия булган мөгаллимә үз эшенең нечкәлекләрен яхшы белә, укучыларын сабыр һәм тырыш булырга, авырлыклар каршында югалып калмаска, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтә. Авылыбызда гына түгел, тирә-ягыбызда да абруйлы, мактаулы остаз киңәш сорап килүчеләрнең һәммәсенә дә вакыт таба, ярдәм итә. Галия ханым химия фәненнән аеруча катлаулы мәсьәләләрне чишү буенча район укытучыларының даими эшләүче семинарын җитәкли, район олимпиада эшләрен тикшерү комиссиясе әгъзасы, шул ук фәннән укучыларның бердәм дәүләт имтиханы эшләрен тикшерү буенча республика комиссиясендә дә 8 ел хезмәт куя. Күрше Теләче районы химия укытучыларының чакыруы буенча алар каршында да чыгыш ясарга вакыт таба.      
Куелган тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе булып Россия, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан биредгән Мактау грамоталары, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, район башлыгының, мәгариф бүлегенең күпсанлы Мактау кәгазьләрен санарга булыр иде.
Һәр баланың күңеленә ачкыч табучы, белем алырга юл күрсәтүче укытучы коллегабыз Галия Гыймран кызы Нәбиуллина укучыларынын уңышлары, шатлыклары белән яши, еллар үткән саен яшәрә генә кебек. Укучылары белән уртак тел табу, аларның барысын да тигез күрә белү аңа карата зур хөрмәт уята. Һәр эшне җиренә җиткереп үтәүче, барлык эшкә дә өлгер, таләпчән дә, игътибарлы да укытучынын укучылары да үзенә охшап үсә. 
Бар күңелен, гомерен балаларны белемле итүгә биргән, күпме буын тәрбияләгән мөгаллимәнең хезмәте мактауга лаек. Укучыларны олы тормышка әзерләүче, үз киңәшләре белән фатихасын биреп озатучы Галия Гыймрановнага исәнлек-саулык, иҗади уңышлар, яңадан-яңа үрләр, тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, гаилә бәхете телибез. Мактаулы исемгә лаек булуыгыз Сезне тагын да зуррак иҗади эзләнү-ачышларгаәйдәсен!
Нәзирә МИҢНӘХМӘТОВА,

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ