Логотип Магариф уку
Цитата:

Клара Булатова яшь иҗатчылар белән очрашты

Халык шагыйре, Габдулла Тукай бүләге иясе Клара Булатова укучылар, яшь буын иҗатчылар белән еш очраша. Ул алар өчен шагыйрә генә түгел, тел-әдәбият укытучысы буларак кырык елдан артык гомерен балаларг...

Халык шагыйре, Габдулла Тукай бүләге иясе Клара Булатова укучылар, яшь буын иҗатчылар белән еш очраша. Ул алар өчен шагыйрә генә түгел, тел-әдәбият укытучысы буларак кырык елдан артык гомерен балаларга гыйлем биргән, туган телгә мәхәббәт тәрбияләгән олы шәхес тә әле.  

Халык шагыйрәсе  Әлмәт районы Яңа Нәдер авылындагы музей-йортына  кунакка бу юлы Татарстан нефть тармагы үсешенә зур өлеш керткән Ринат Галиев исемен йөртүче  Сөләй урта мәктәбе укучылары һәм мөгаллимнәре килде. Ветеран шагыйрәнең алар белән дә уртаклашыр хатирәләре байтак иде. Иҗатында гомере буе туган ягына, хезмәт кешесенә дан җырлаган, нефтьчеләр тормышын матур итеп тасвирлаган каләм остасының, педагогның яшь буынга әйтер сүзе бетәмени ул.
 Кунаклар исә бу язда 85 яшен  билгеләп үткән Клара ханым Булатованы үзләренең иҗат җимешләре белән дә, юбилярның шигырьләрен укып та куандырдылар. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында  мондый  очрашу гайре табигый иде.
                                                                     Альберт ЗАҺИРОВ

фото belem.ru сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ