Логотип Магариф уку
Цитата:

Конкурска эшләр килә башлады

«Гаилә һәм мәктәп» журналы игълан иткән «Тукай әкиятләре дөньясында» конкурсына рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре килә башлады. Беренчеләрдән булып безгә Балык Бистәсе районы Котлы-Бөкәш авылы мәктәбенең 1...

«Гаилә һәм мәктәп» журналы игълан иткән «Тукай әкиятләре дөньясында» конкурсына рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре килә башлады. 
Беренчеләрдән булып безгә Балык Бистәсе районы Котлы-Бөкәш авылы мәктәбенең 1 нче сыйныфы укучысы Раян Ногъмановның кул эшләнмәсе килеп иреште  Аны безнең редакциягә Раянның әтисе китерде.
Бәйгегә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның әкиятләренә багышлап ясалган рәсемнәр һәм кул эшләнмәләре кабул ителә. Рәсемнәр – А4 (альбом бите) һәм А1 (ватман бите) форматында төрле жанрда һәм техникада (тушь, гуашь, акварель, пастель, компьютер графикасы, катнаш техникалар), эшләнмәләр төрле техникада башкарылырга мөмкин.
Бәйгедә РФ территориясендә яшәүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары катнаша ала. Җиңүчеләр «Иң яхшы рәсем» һәм «Иң яхшы эшләнмә» номинацияләрендә түбәндәге бүленеш буенча билгеләнәчәк:  4-9 яшьлекләр,  10-15 яшьлекләр.
НИГЕЗЛӘМӘ 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ