Логотип Магариф уку
Цитата:

Көтелмәгән яңалык: ун көн ял итәбез

    Май аенда икешәр мәртәбә бәйрәм итәргә күнегеп беткән идек инде. Быелдан башлап ул бергә калырга мөмкин. Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Анна Попова илдә коронавирус белән бәйл...

    Май аенда икешәр мәртәбә бәйрәм итәргә күнегеп беткән идек инде. Быелдан башлап ул бергә калырга мөмкин.
 Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Анна Попова илдә коронавирус белән бәйле хәл тулысынча тотрыкланмый торып, бу мәсьәләне күз уңыннан ычкындырмаска киңәш итә, «шул сәбәпле  ялларны берләштереп тоташ ун көн ял итү дөресрәк булыр иде» дигән фикердә тора.
 Дәүләт Думасы депутатлары  исә халык фикерен хуплап, язгы кыр эшләре вакытында май бәйрәмнәрен берләштерү кирәклеген  күп тапкырлар әйтә килделәр, әмма ул вакытларда аларны ишетүче булмады.
Ниһаять, Россия Президенты Владимир Путин әмере белән  быел 1–10 май көннәре  тоташ ял буларак игълан ителде. 
                                                                  Альберт ЗАҺИРОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ