Логотип Магариф уку
Цитата:

Кояш сүнде ул йортта...

Бу куркыныч хәбәрне ишетмәгән кеше калмагандыр. Ул, Казандагы Төхвәтуллиннар гаиләсенең җанын кыярга килгән адәм актыгы кебек, ишек кыңгыравына гына басып калмыйча, иманы булган бөтен инсанның күңел и...

Бу куркыныч хәбәрне ишетмәгән кеше калмагандыр. Ул, Казандагы Төхвәтуллиннар гаиләсенең җанын кыярга килгән адәм актыгы кебек, ишек кыңгыравына гына басып калмыйча, иманы булган бөтен инсанның күңел ишекләрен каерып, җаннарын өшетте. Бар гавам сагаю катыш аптырашта калды. Һәркем бер үк сүзләрне кабатлады: «Бу нинди Ходай язмаган хәл? Яратудан баш тарткан өчен гомер өзәләрме? Каян килә адәм баласының йөрәгенә шундый явызлык?».


Җан чирканырлык төн


Сүзнең 7 гыйнвар кичендә Казанның Чуйков урамындагы йортларның берсендә булган канлы вакыйга турында барачагын чамалагансыздыр. Таныш кызы Камилә белән мөнәсәбәтләрне ачыкларга килгән Рөстәм атлы адәм актыгының ачудан өйдәге бар кешене пычактан үткәрү хәбәрен ишеткән халык әле дә тынычлана алмый. Кемне генә һәлак итсәләр дә, йөрәккә авыр. Ә монда кояш кебек якты йөзле өч кеше – ата белән ана һәм аларның алмадай алсу кызлары – пычаклы палач кулыннан харап ителгән.
 «Ватаным Татарстан» һәм «Мәдәни җомга» газеталарында гомер буе намус белән эшләгән Фәридә ханымның хезмәттәшләре сөйләвенә караганда, 40 яшенә җиткәч кенә тапкан кызларын ир белән хатын, бик кадерләп, картайгач караучыбыз булыр дигән матур өмет белән үстергәннәр. Ата белән ана кызларының мәктәптәге уңышларына сөенеп туймаган. Аның Казан инновация университетының психология факультетына укырга керүе шатлык өстенә шатлык китергән. Кыз узган җәй, гаиләгә ярдәм булыр дип, балалар бакчасында эшләгән. «Әнкәем, балалар мине шулкадәр яратты, хәтта кичләрен дә миннән аерыласылары килмичә елап аерылышалар. Киләчәктә балалар белән эшләрмен, ахры», –дип әйтә торган булган ул, әнисенә эштән кайткач. Фотоларындагы якты йөзеннән гөнаһсыз нарасыйлык төсмерләре сирпелеп торучы шул кызның дөнья белән хушлашуына ышану бик кыен. Күңелдә – рәнҗү һәм гаҗәпләнү.
Ә чынлыкта нигә шулай гаҗәпсенәбез соң әле? Мондый хәвефләрнең күктән иңмәвен, әлеге күренешләрнең көн дә диярлек ил тормышында кабатланып торуын күпчелек белеп тора. Белү генә түгел, аларның гаебен бераз юар өчен сәбәпләр уйлап чыгара. Рәсми чыганаклар, җанкыяр хастаханәдә аңсыз яткан чагында ук: «Экспертлар егеттә психик тайпылыш тапканнар», –дип, халыкны тынычландырырга тырышып карады. Әмма бу егеттә генә микән ул психик тайпылыш, җәмәгать? Безнең җәмгыять үзе дә психик тайпылыш хәлендә түгелме соң? Мин үзем бу адәм имгәгендә бернинди психик тайпылыш юк дип саныйм. Әгәр дә акылы «киткән» булса, андый хәтәр, мәкерле уй ул бәндәнең башына, вакыйгалар агышына карап, көтмәгәндә килгән булыр иде. Ә бу кабихнең кыз яшәгән фатирга үз өеннән үк куенына пычак яшереп чыгуы җинаять кылырга алдан әзерләнүе турында сөйли түгелме? Санаулы минутлар эчендә Рафаил белән Камиләнең бер селтәнүдән җаннарын кыюы, Фәридәгә урында җаны чыгарлык итеп берничә тапкыр чәнчүе аның бик әзерлекле үтерүче икәнлеген күрсәтеп тора.
Салкын корал белән шулай оста эш итүче бу бәндә, хәрби хезмәткә баргач, тиз хәрәкәт итә торган частьта хезмәт итмәдеме икән, дигән сорау белән мин Татарстан хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итеп караган идем. Әмма анда армиядә хезмәт иткәннәрнең шәхси хисап карталарын тикшерергә хаклары югын әйттеләр. Хәтта Россиянең ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәгендә дә сүзне кыска тоттылар. Аларча, Рөстәмнең беркайчан да милиция күзәтүендә тормавы, армиядә шикаятьсез хезмәт итеп кайтуы аның яхшы гаиләдән булуын дәлилли икән. Холкында тотнаклылык, оят, әдәп, олыны – олы, кечене кече итү кебек сыйфатлары булмаган канечкеч турында мондый бәя ишетү мине шаккаттырды дисәм, бу гына аз булыр. Күңелемдәге каршылыкларны Яшел Үзәннән психиатр, психотерапевт Гүзәл Саттарова белән дә уртаклаштым.

Алар үз арабызда


– Аның турында рәтле гаиләдә үскәндер дип уйламыйм, – диде белгеч. – Шуның өстенә аны мәктәптә дә, армиядә дә санга сукмаганнар кебек. Андагы көннәрен кагылып, мәсхәрәләнеп үткәргәнгә охшаган. Еллар буе җыелып килгән гарьлеге юаш, йомшак күңелле Камиләгә, сабыр, көчсез гаиләгә ургылып чыккан. Камиләнең абыйсы әти-әниләре белән бергә яшәсә, ул болай кылана алмас иде, чөнки психик яктан тотрыксыз бәндәләр, гадәттә, көчлеләрдән курка.
Казан психологы Светлана Берцецның фикере – беренче әңгәмәдәшемнең капма-каршысы.
– Уйлавымча, аның амбицияләре бик югары булган, идеяләрен башкаларга көчләп тагарга яраткан, – диде психолог. – Мондыйлар фикеренчә, аңа ошаган кыз аныкы гына булырга тиеш, башка вариантларны ул кабул итми. Әгәр шуның өчен генә кеше үтергән икән, димәк, анда коточкыч кешелексезлек, агрессия тупланган. Көнкүреш проблемаларын хәл иткәндә, сезнең теләкләрегезгә каршы килгән, вакчыл, ачуы кабарган кеше яныннан ерак торырга, конфликтка кермәскә кирәк.
Сорауларыма ышандырырлык җавап ала алмагач, дини риваятьләрдәге заман ахыры хәбәрчеләре түгелме соң бу явызлар дип уйлап куям. Чөнки дөнья матбугатына күз салсаң, һәр тумыш көндә йә анда, йә монда шундыйрак вакыйгаларга юлыгасың. Бездә генә түгел, бөтен дөньясында шул бит. АКШның Колорадо штатында мәктәптә укыганда ук җенесен алыштырырга өлгергән бер кыз, «малай» дип дәшмәгәннәре өчен, пистолеттан унга якын сабакташын атып үтергән. Мәскәүдә җәй көне Севастьян атлы егет, «хисләрен кабул итмәгәне өчен» мәгъшукасы Лизаның фатирына үтеп, карабиннан 22 яшьлек «сөйгәнен», аның әнисен һәм энесен теге дөньяга озаткан. Декабрь аенда Краснодар өлкәсенең Армавир шәһәрендә 32 яшьлек әрмән егете көнләшүдән 26 яшьлек йөргән кызын, аның энесен суйган. Иркутск өлкәсенең Алзамай посёлогында күптән түгел булган фаҗига дә Казандагыга охшаган. Иреннән аерылып кайткан 22 яшьлек Надя танышы Сашаның бик холыксыз булуын белеп алгач, аның белән араны өзәргә талпынып карый һәм шуның өчен үз гомере белән генә түгел, яңа иренеке белән дә түли. Балалары сабыйлар мәйданчыгында уйнап йөргәнгә күрә генә исән кала... Саный китсәң, мондый мисалларны күпләп китерергә мөмкин. Моның өчен укучылар мине гаепләмәсеннәр, чөнки бу мисалларны Казандагы җан өзгеч фаҗигане Рәсәйдәге бердәнбер вакыйга итеп кабул итмәсеннәр өчен яздым. Бу адәм актыгы – чын-чынлап замана тудырган ачы җимешләрнең берсе.


Интернет корбаннары


Җинаять кылу өчен конфликт туарлык җирлек тә кирәк була торгандыр. Бу очракта ул – Интернет. Мәгълүм ки, җан биргәндә 18 яше дә тулмаган Камилә туташ әлеге вәхши белән Интернет аша таныша. Шуннан соңгы ике айда егет үзен заманча тәрбия алган культуралы бәндә итеп танытырга тырыша. Кызны уку йорты бусагасыннан каршы алып йорт подъездына кадәр озатып куя. Камиләнең шундый егет белән танышуына һушы китә, аны әти-әнисенә, дус кызларына мактап туя алмый. Шулай да бу вакыйгаларның тарихы белән танышканда, миңа башта ук бик тәрбияле гаиләдә үскән кызның Интернетта юлыккан билгесез егеткә тиз арада очрашырга ризалык бирүе сәер тоелды. Үзләрендә хөсетлек, усаллыкның эзе дә булмаганга күрәдер, моңа аның әти-әнисе дә артык илтифат итми. Югыйсә кочакта гына үскән, әле сабыйлык яшеннән дә чыкмаган беркатлы кызчыкның Интернет танышы янына чыгуына битараф калмаска тиешләр иде кебек. Казан бит бу! Тәҗрибәсезлеге аркасында, Камиләнең әлеге егетне төрлечә сынап карарга да башына килми. Ул аның нинди гаиләдә үсүе белән дә кызыксынмый. Юкса электән белмәгән чит-ят егетләр белән йөрергә иртәрәк була бит әле аңа. Ә менә Рөстәмнең явызлыкка күзләре ачык була. Астыртын гына Камиләне күзәтеп йөри ул. Кызның сабакташ егете белән укудан кайтканын күреп, каршыларына чыга. Кул уйната, әшәке сүзләр әйтә. Аның куркыныч карашы Камиләне сискәндереп җибәрә. Бер-берсен азмы-күпме белеп, өйрәнеп тә бетермәгән килеш егетнең ямьсез сүзләр әйтеп кычкыруы кызны шиккә төшерә. Ул бит әле аның ярәшкән кәләше дә, хатыны да түгел. Итагатьле гаиләдә яхшы тәрбия алып үскән ят кеше баласы. Кыз бу хакта шунда ук әти-әнисенә кайтып әйтә. Әлбәттә инде, Фәридә ханым белән Рафаил әфәнде кызга бу әхлаксыз бәндәдән тизрәк котылырга куша. Әмма Камилә бик тәҗрибәсез булып чыга шул. Егетнең каршысына басып, күзенә туры карап, холыклары туры килмәү турында үтемле итеп әйтә белми. Мөгаен, Рөстәмнең ачуыннан коты алынган кыз бала аның янына чыгарга да курыккандыр. Үзенең егет белән очрашырга теләмәвен аңа СМС аша, әти-әнисенең таләбе итеп кенә җиткерә кыз. Рөстәмнең ишек төбенә әнисе белән икесенә бүләк итеп куеп киткән чәчәк букетларын да чыгып алмый. Аларның шул хәлдә сулып утыруларын без Интернет аша бу фатир хуҗаларының җаннары кыелган көннән соң төшерелгән фотоларда күргән идек. Үз теләгенә ирешә алмаган Рөстәмнең йөзендә элекке тәртипле егетнең әсәре дә калмый. Көннән-көн оятсызланып, чыгырыннан чыгуын аның Камилә янына килер алдыннан язып җибәргән соңгы СМСыннан да тоярга мөмкин. Бу хәбәрдә әлеге хәсиснең эчке пычраклыгы, әшәкелеге, үз-үзен тыялмыйча, тышка бәреп чыккан. Кыска гына хатта күпме хәреф хатасы, сүгенү сүзләре! Матбугатта Рөстәм Мөхәммәдуллинны әле социаль-юридик университетта, әле илкүләм тикшеренү техник университетында (КАИ) укый дип яздылар. Әмма азакта бу уку йортларының берсе дә җан кыючының үзләрендә укуын танымады. Әмма кайсы вузда укыса да, аның наданлыгына, күңеленең төрмә камерасы кебек караңгылыгына шаклар каттым. Әлеге хатны язганда, ул инде – Камиләне үтерергә карар кылган бандит.

Бәдбәхетне ни көтә?


Алда бу вәхшине нәрсәләр көтә? Күпләр шундый сорау бирә. Мин дә шуңа охшаш сораулар белән хокук белгеченә мөрәҗәгать иттем. Тикшеренү узмаган, суд булмаган килеш, аңа турыдан-туры юридик бәя бирү рөхсәт ителмәсә дә, белгечтән бигрәк, кеше буларак, ул үз фикерен белдерми кала алмады.
– Бу – бик куркыныч тип. Ул кыз янына килер алдыннан һәм физик, һәм психологик яктан бик нык әзерләнгән. Явыз ниятен аңлы рәвештә тормышка ашырган. Аның Камиләгә каршы кулланган психик басым алымыннан («Юлыма каршы төшкәннәрне юк итәм») хәтта ир-атлар да шиккә төшәрлек булган, – диде тәҗрибәле белгеч. – Ләкин гаилә әгъзалары, ул турыда киңәшләшеп, хокук саклау органнарына хәбәр итәргә уйламаганнар һәм бик нык хаталанганнар. Вакыйгалар агышына караганда, егетнең психикасын тотрыклы дип әйтә алмыйм. Бу хакта аның туганнары органнарга җиткерергә тиеш иде. Шунысын да өстим: Камиләнең абыйсы Артур, рухи зыян китергән өчен, Мөхәммәдуллиннарны судка бирергә тиеш. Әгәр дә экспертлар кеше җанын кыюда гаепләнгән ошбу адәмнең әлеге җинаятьне акылы сау килеш башкарганын ачыкласа, аны йә 8 елдан 20 елга кадәр аеруча кырыс режимдагы төрмә, йә өзлексез күзәтү астындагы гомерлек төрмәгә ябылу, йә үлем җәзасы көтә. РФ Җинаять кодексы үлем җәзасына хөкем итүне тыймый. Әгәр РФ Президенты исеменә әлеге бәдбәхетнең кылган вәхшилеге бәян ителгән хат юлланса, мондый хатларның чамасыз күп җыелуын, халыкның йөрәк яраларын, гөнаһсыз сабыйларның күз яшьләрен искә алып, Президент үлем җәзасын кабат кайтарырга да мөмкин. Җинаятьләрне тикшерү хезмәте Мөхәммәдуллинның әлеге җинаятьне «үз-үзен белештермичә» башкаруын расласа, ул психиатрик хастаханәдә көчләп дәвалану узачак. Белгәнегезчә, психик авырулы кешене хөкем итмиләр. Ләкин бу очракта андый хәлгә юл юк, минемчә. Ахырда яшьләр колагына да бер сүз әйтәсем килә. Интернетта белмәгән кешеләр белән аралашмагыз һәм психикага йогынты ясый торган теләсә нинди азартлы уеннарга кушылмагыз. Күргәнегезчә, аларның азагы еш кына үлем белән – кеше кулы ашамы, үз-үзләренә кул салу беләнме тәмамлана. Таныш яки таныш булмаган кеше янаулы СМС җибәргәндә, шунда ук полициягә хәбәр итәргә кирәк.
Ирек НИГЪМӘТИ

Фотолар Фәридә Төхвәтуллинаның гаилә архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ