Логотип Магариф уку
Цитата:

Эшсез калган укытучылар эшкә урнаштырылды

Узган елны кыскартуга эләккән татар теле укытучыларының барысы да яңа эшкә урнаштырылды, дип хәбәр итте Татарстан Дәүләт Советының 46нчы утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов. – 2018 е...

Узган елны кыскартуга эләккән татар теле укытучыларының барысы да яңа эшкә урнаштырылды, дип хәбәр итте Татарстан Дәүләт Советының 46нчы утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов. 
– 2018 елда, укыту планы үзгәрү белән бәйле рәвештә, 1200дән артык татар теле һәм әдәбияты укытучысы башка белгечлекләр буенча профессиональ әзерлек узды. Хәзерге вакытта барлык укытучылар да белем бирү оешмаларына эшкә урнаштырылды, - дип сөйләде министр.

Рафис Борһанов шулай ук педагогик аттестация мәсьәләсенә тукталды.  2018 елда Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәк аттестация системасын модернизацияләү өстендә эш алып барган.
– Белем бирү процессында төп субъект – педагог. Укытучыларның белемен арттыруга министрлык зур игътибар юнәлтә, - дип белдерде министр.

Укытучылар арасында һөнәри бәйгеләр үткәрелә, премия һәм грантлар каралган.
Фото: gossov.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исәнмесез! Гафу итегез, татар теле укытучылары эшкә урнаштырулуы турында язмыйча түзә алмадым. Чөнки мин үзем 19 ел ярым татар теле укытучы булып эшләгәннән соң, пенсияга чыгар алдыннан урамда калмас өчен, бик күп тырышырга туры килде. Ләкин. өлкән категоря алыр өчен татар теле дәресләре генә җимәде минем өчен. Бүгенге көндә мин мәктәптә эшлим(педагог дополнителҗного образования) һәм яңа уку елында ни булачагын белеп бетермим, хәтта минем беренче белемем- башлангыч сыйныф укытучысы. Ә күпме күз яшен түктеләр татар теле укытучылары.... Гафу итегез, дөреслекне язган өчен, чөнки бик авыр булды. Для меня не проблема, решила написать на двух языках. Я оказалась среди тех учителей, которые оказались на краю пропасти, когда не знали, что нас ожидает завтра, сколько людей пролило слёзы по данному поводу. Проработав 19,5 лет учителем татарского языка, я не смогла получить высшую категорию из-за того. что не было хотя бы 3-х часов татарского языка и чуть не осталась на улице, хотя моё первое образование- учитель начальных классов.(Спасибо, если бы не помогли в Горроно, так бы и вынуждена была уйти) Извините. И не знаю, что меня ждёт в новом учебном году, так как договор только на данный учебный год- педагогом дополнительного образования) Автор: Альмира Ибрагимова

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ