Лабораториядә туган җыр

«Татар җыры нинди булырга тиеш?» дигән туктаусыз бәхәсләр барган мәлдә «Калеб» яңа буын җыены җавапны өр-яңа проектта эзләргә булган. Агымдагы елның май аенда «Безнең җыр» дип исемләнгән лаборатория башланып киткән иде. Эш нидән гыйбарәт соң? Проектның кураторы, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина әйтүенчә, яңа җырлар гына язу төп максат түгел. Иң мөһиме шагыйрьләрне, композиторларны һәм җырчыларны бергә очраштыру, аралаштыру һәм бер команда булып эшләргә этәрү.

Нәтиҗәдә өч иҗатташ шәхестән торган 17 команда барлыкка килеп, аларга уртак җимеш – җыр тудыру бурычы йөкләнә. Заказ рәвеше булмасын өчен, тема ягыннан, жанр ягыннан бернинди чикләүләр юк. Ике этап нәтиҗәсендә сайлап алынган 32 җырның  20се финалга үтәчәк, шуның берсен тамашачылар тавыш биреп сайлап ала алачак.

Финалга сайлап алу өлеше 18 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә Г.Кариев исемендәге театр бинасында узачак.

– Балалар өчен дигән сыйфатлы, заманча, мәгънәле җырларга да кытлык бар, – диде Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова. – Алдагы елларда лаборатория эшчәнлеген шул юнәлештә дәвам итәргә теләгебез бар.

Оештыручыларны тагын мәсьәлә борчый: радио һәм телевидениедә ротация булмаса, лабораториядә туып, саллы экспертлар тарафыннан сайланып алынган җырлар үз тамашачысын таба алмыйча, шул проект кысаларында гына калмасмы? Замана технологияләре алга киткән заманда, сыйфатлы җыр интернет аша тыңлаучыга барып ирешер дип ышанасы кала. Ә яраткан җырын халык радио аша сората башлый икән – менә монысы инде сәнгать әсәренең чын-чынлап зур уңышы дип курыкмыйча әйтеп булачак.

Ләйсән НИЗАМОВА

Добавить комментарий