Логотип Магариф уку
Цитата:

L'arte del arco кабат Казанда

Казан - талантларга да, музыкаль материалга да бай шәһәр, дип белдерде музыкант Никита Борисоглебский L'arte del arco халыкара фестиваленә багышланган матбугат очрашуында.Әлеге чара тугызынчы тапкыр ү...

Казан - талантларга да, музыкаль материалга да бай шәһәр, дип белдерде музыкант Никита Борисоглебский L'arte del arco халыкара фестиваленә багышланган матбугат очрашуында.
Әлеге чара тугызынчы тапкыр үткәрелә. Быел, коронавирус аркасында, Мексика скрипкачысы Альфредо Рейес Логуновадан тыш, чит ил музыкантлары булмаячак. Әмма фестиваль дәрәҗәсе сакланачак, чөнки үзебезнең башкаручылар да дөнья күләмендә иң яхшы солистлар буларак танылган, дип ассызыклады фестивальнең сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов.
Чыгышлардан тыш, чакырылган солистлар шәһәрнең музыка учреждениеләрендә белем алучы яшь талантларга бушлай осталык дәресләре дә үткәргән.
«Әлеге укучыларның талантлары да, белем дәрәҗәләре дә таң калдырырлык. Россиядәге музыкаль белем бирү системасы, тотрыксыз һөнәри белем бирү алымнары, минемчә, бик камил. Шундый чараларда катнашу минем өчен зур дәрәҗә», – дип уртаклашты хис-кичерешләре белән музыкант Альфредо Рейес Логунова.
Фестиваль кысаларында концертлар өч шәһәрдә - Казанда, Түбән Камада һәм Яр Чаллыда үтәчәк. Аларны Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera оркестры оештыра.
Лилия САДРЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ