Логотип Магариф уку
Цитата:

Ленинград блокадасы турында

Бүген кич башкалабызның «Мир» кинотеатрында блокададагы Ленинград турында «Минем үләсем килми» дигән фильм күрсәтелә.Кино башланыр алдыннан караучыларга Санкт-Петербургта блокадалы Ленинград рецептура...

Бүген кич башкалабызның «Мир» кинотеатрында блокададагы Ленинград турында «Минем үләсем килми» дигән фильм күрсәтелә.
Кино башланыр алдыннан караучыларга Санкт-Петербургта блокадалы Ленинград рецептурасы буенча пешерелгән икмәк таратылачак. Шулай итеп, шәһәр халкына бер көн ашарга бирелгән 120 грамм икмәк сыныгын фильм карарга килгән һәр тамашачы кабып карый ала.
Бу Яңа ел алдыннан кәеф күтәрә торган картина түгел. Әмма нәкъ менә шушы кино тынгысыз көннәрдә бәйрәмне тоярга, тормышның кадерен белергә өйрәтер. Совет халкы 1941нче дәһшәтле, 1945 нче Җиңү алып килгән Яңа елларын да каршы алган. Исән калганнар, әлбәттә. Әмма беркем дә үләргә теләмәгән.
«Минем үләсем килми» фильмы Ленинград шәһәренең бәләкәй халкы - балалар турында. Еш кына алар урамда ни өчен бомбалар шартлавын да, ни өчен гел ашыйсы килеп торуын дә аңламаганнар. Әмма алар ахырга кадәр түзгәннәр һәм әлеге дәһшәтле хәвефне үткәреп җибәрә белгәннәр. Ул дәһшәт Блокада дип аталган.

Ирек НИГЪМӘТИ


Фото: tatmitropolia.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ