Лилия Муллагалиеваның «Мин» дип исемләнгән китабы дөнья күрде

Җырчы Лилия Муллагалиеваның тәүге китабы чыкты. Бу хакта җырчы журналистларга матбугат конференциясендә хәбәр итте. «Мин» дип аталган китапка 50 җыр тупланган.

лилия м

«Менә ул минем сонгы 15 елда иҗат иткән җырларым! Күңелем тулганда, шатланганда, моңайганда язган йөрәгемнән чыккан жырларым», — дип яза Instagram челтәрендә Лилия Муллагалиева.

Җырчы белдерүенчә, китап өстендә 40 кешедән торган төркем эшләгән. Җырлар җыентыгы иртәгә «Пирамида» үзәгендә узачак концерт барышында таратылачак.

Добавить комментарий