Логотип Магариф уку
Цитата:

Луиза Янсуар «Карурман» спектакле әзерли

Озакламый Луиза Янсуарның «Карурман» спектакле дөнья күрәчәк. Әлеге спектакль бик кызыклы һәм тирән эчтәлекле. Пьесаның авторлары Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова. Матбугат конференциясендә эскизның э...

Озакламый Луиза Янсуарның «Карурман» спектакле дөнья күрәчәк. Әлеге спектакль бик кызыклы һәм тирән эчтәлекле. Пьесаның авторлары Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова. Матбугат конференциясендә эскизның эчтәлеге буенча мәcьәләләр күтәрелде.
Татар китабы йорты директоры Луиза Янсуар сүзләренчә, «Карурман» пьесасының эчтәлеге бик фәлсәфи һәм тирән фикерләр тудыра алырлык. Пьеса мифология яссылыкта язылган. Эчтәлеге мифологик чалымнарны һәм милли тәңгәлләштерүне саклау мәсьәләләрен күтәрә.
Төрле милләт вәкилләре дә бу спектакльдә үз милләтләрендә булган проблемаларны яңа яктан ачып, күзәтә алачак. Эскизның барышында һәр кеше үзенә бик күп сораулар бирә һәм шул  сорауларны үз эченә дә юнәлтә ала. Тамашачыда «Кем мин?», «Минем тамырларым нинди?», кебек сораулар туарга мөмкин. К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Зөлфәт Закиров сүзләренә караганда, бүгенге көндә кешеләр үзләренә тирән фәлсәфи сораулар бирми.
Спектакльдә К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары уйнаячаклар. «Карурман» постановкасы 2 декабрь көнне Г. Кариев театрында узачак.
Фото: tickets.karievteatr.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ